Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шеңшеңәр укучылары “Пирамида” сәхнәсендә

Дөньякүләм XIII #әдәбимарафон татарча китап укучылар онлайн марафонында Балтач районы иң күп китап укучы районнарның берсе булып танылды.

Бу җиңүгә зур өлешне Шеңшеңәр авыл китапханәсе кертте дип әйтү урынлы булыр. Чөнки финалистларның күпчелеге Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе укучылары булу аеруча куанычлы. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәре “Пирамида” күңел ачу үзәгендә күренекле дәүләт эшлеклеләре, язучылар, җырчылар катнашында бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Тантана барышында сәхнәгә күтәрелгән Балтач районы китап укучылары исеменнән #әдәбимарафон музеена Балтач энциклопедиясенең 2 томы тапшырылды. Әлеге тантанага барыр алдыннан бүләк тапшыру мәсьәләсендә булышлык күрсәткәннәре өчен, Балтач үзәк китапханәсе директоры Резеда Мөдәрис кызына зур рәхмәт. Тантанага балаларны алып бару өчен автобус мәсьәләсен хәл иткән Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе директоры Илгизәр Гафур улына әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт. Автобус чыгымнарының бер өлешен капларга әти-әниләр арасыннан иганәче дә табылды.

Максаты кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап-журналлар уку гадәтен формалаштыру буенча проект 2017 нче елның сентябрь аенда башланып китә һәм бүгенгә кадәр ел дәвамында һәр кварталда 1-21 число аралыгында дәвам итә. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар. Теләге булган һәркем әлеге бәйгедә катнаша ала. Бүгенге нерв киеренкелеге заманында көнгә 15 минут кына булса да китап уку бик файдалы ди белгечләр. Димәк, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк. Рәхәтләнеп китап укып яшик!


Зөлфия Галиева,
Шеңшеңәр авыл китапханәчесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби марафон