Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигъри җанлы, алтын куллы

Тумышы белән Көшкәтбаш авылы кызы Зөһрә Рамазанова күңелләргә үтеп керерлек, бик матур шигырьләр иҗат итә.

«Шигырьләремне башлангыч сыйныфларда яза башладым, беренче иҗат җимешләрем «Хезмәт» газетасында 5 сыйныфта укыганда басылды. Шул ук вакытта Лилия Нәкыйпова оештырган «Шигъри тәлгәшләр» түгәрәгенә йөрдем, шигырь язу серләренә, кагыйдәләренә ул өйрәтте. Заказга җырлар язып бирергә дә сорыйлар, тик алай яза алмыйм. Шигырьне теләсә ничек тудырып булмый, ул үз вакыты белән күңелдән бәреп чыга, язып куймыйча тынычланып булмый кайчак», ди Зөһрә иҗат серләре белән бүлешеп. Зөһрә иҗаттан тыш кул эшләре белән дә мавыга, бәйләү, атлас тасмалар белән эшләү, топиарийлар ясауны бик ярата. Шуның өстенә куанычлы мәшәкате дә артты, күптән түгел ул беренче тапкыр әни булды. Хәзер исә нәни кызы илһам биреп, ә тормыш иптәше һәрбер башлангычында куәтләп тора аны.


Язгы кәеф

Кышның инде китеп барган чагы,
Яз сулышын өргән җиһанга.
Яшиселәр килә яңа баштан
Кояш җылылыгын тойганда!

Яшиселәр килә, яшиселәр!
Язлар сүнмәс өмет бирәләр.
Бәхет көтеп арган йөрәкне дә
Хуш исләре белән төрәләр.

Кышлар суыклыгы иңгән күңел
Язлар җиткәч кабат яшәрә!
Табигатьне үрнәк итеп куеп,
Өйрәтәдер Ходай яшәргә.

Туңып, боздай булган йөрәккә дә
Сөю сала бездән сорамый...
Еллар буе дөрләп-дөрләп янсын
Ул сөюдән башка торалмый.

Яз чәчәген күреп, сабыйларча көлеп,
Я, кайсыгыз гына куанмый?!
Күңел түрләрендә гел яз булсын!
Андый күңел ямьсез булалмый...

Әнкәй дога укый

Иреннәре арасыннан чыгып,
Бөтен өйгә бер көй сузыла -
Мине яклагандай якла, диеп,
Әнкәй дога укый кызына.

Җыерчыклы кулы акрын гына
Тиеп китә тәсбих чугына -
Ялгыш адымнардан сакла, диеп,
Әнкәй дога укый кызына.

Өйнең эчен бу көй нурга күмә,
Бар тереклек тора тын гына -
Сабыр канатларын сындырма, дип,
Әнкәй дога укый кызына.

Саулыгыннан аерма берүк, дип,
Сусамасын йөрәк назына...
Һәр туган таң саен бу күренеш -
Әнкәй дога укый кызына.

Бәхет өчен күп кирәкми

Нинди бәхет! Сихри бер гүзәллек!
Илаһи ямь иңгән дөньяга!
Яз аенда мин яңадан тудым -
Мин кичәге түгел. Өр-яна!

Күп кирәкми юкса бәхет өчен,
Бүгенгедә яшәү - шул җитә...
Гомер бит ул, язның үзе кебек
Бүген бар ул, ә иртәгә - үтә...

Ә бүгенне кояш биләп алган,
Күз камаша якты нурыннан,
Җылылыкны, яктылыкны үзе
Өләшәдер кебек, кулыннан.

Бәрхет төсле йомшак сулар һава,
Баш әйләнә сирень исеннән.
Һәрбер язның үзгә булуына,
Кабатланмасына төшенәм.

Хәтта төнне сихрилеккә күмеп,
Тынмый сандугачлар сайравы...
Нинди бәхет, һәрбер туган көннең
Бүләк икәнлеген аңлавы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250