Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шубан мәдәният йортында автор башкаручы Нурсил Шәймәрданов концерты булды

18 апрель көнне Шубан мәдәният йортында автор башкаручы Нурсил Шәймәрданов концертын халык яратып кабул итте.

Ул үзе Кукмара районы Купка авылы егете икән. 1997 нче елда Арча педагогия көллиятен тәмамлаган. Марсель Фәйзрахманов оештырган "Егетләр" ансамбленә йөреп, таланты ачылган егет. Баянда уйнау серләренә Илшат Абдуллович һәм Ландыш Афраиловналардан төшенгән.
Булдырдың, Нурсиль, афәрин! Сез Арча педагогия көллиятенең зур горурлыгы. Шигырьләр иҗат итүең, көйләр язуың, матур итеп җырлавың, баян, синтезатор кебек уен коралларында уйнавың беркемне дә битараф калдырмас. "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" мәкаленә сезнең эш-гамәлләрегез туысынча җавап бирә. Әле шәхси эшмәкәрлек юнәлешендә эш ачуыгызны да исәпкә алсак... Сезнең кебек милләтебезнең уллары булганда, киләчәгебез өметле. Үз шигырьләрегезне туплап, китап чыгаруыгыз үзе генә дә ни тора! Бик мәгънәле, җанга ятышлы шигырьләр. Дөньяда битарафлык, гамьсезлек, тупаслык кебек тискәре сыйфатлар тамыр җәйгәндә, сезнең күңелдән чыккан изгелек, мәрхәмәтлелек орлыклары күпләрнең күңел күзен ачарга ярдәм итәчәк әле. Сәхнәдән тамашачыга әйтелгән теләкләрегез дә бик мәгънәле, кирәкле сүзләр.
Балтач районы Куныр авылында туып - үскән Хәйдәр Әхмәтшинның "Әткәй йорты" җырын җырлавыгыз да игътибарга лаек. Үз иҗатташ дусларыгызның исемнәрен дөньяга танытуга зур өлеш кертәсез.
Талантлар күп икән Кукмарада! Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреаты Шәүкәт Хөсәенов баянда, гармунда уйнавы белән һәркемне сокландырды. Мондый баянчы булу Зур Сәрдек авылы өчен зур хәзинә. Концертны алып барган Ләйсән Вафина белән Рәмис Шакиров үзләрен бик күп өлкәләрдә сынадылар. Ләйсән таң калырлык итеп җырласа, Рәмис көлкеле рольләрдә үзен ачты. Алисә Ногманова дәртле биюләре белән концертка үзенчәлекле ямь өстәде. Марат Мөхәммәтшинның синтезаторда уйнавы, көр тавыш белән җырлавы һәркемнең күңел кылларын тибрәтте.Әйе, Нурсиль һәм аның иҗатташ дуслары концерт белән сезнең якларга барып чыкса, килми калмагыз, үкенмәссез.
Димәк, сәхнә күгендә яңа йолдызчык кабынды. Аның исеме - Нурсил. Әле ул бик яшь егет. Киләчәктә танылган композиторлар арасында билгеле шәхес булачыгына өметем зур минем.
Ул йолдызчык һаман биеккә үрләсен, яктылыгы гел артып торсын.
Фото: http://vk.com/club58308655?z=photo-58308655_322081572%2Falbum-58308655_0%2Frev
Инсаф Сәләхетдинов,
Шубан мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250