Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәнгать безнең юлдашыбыз

Сәнгать сөюче өлкәннәр концерт өйрәнә икән, дигән хәбәр авылда тиз таралды һәм менә ул көн килеп тә җитте, кичен авыл халкы Дорга мәдәният йортына ашыкты.

Яшьлек елларыннан ук сәнгатькә гашыйк 13 кешедән торган бу төркем «Картаямыни соң йөрәк?!», дигән концерт программасы белән чыгыш ясады. Яшь чактагы җыр-биюләр, кичке уеннар искә төшерелде. Пионер оешмасында тәрбияләнгән буын буларак, сәхнәгә «пионерлар» чыгуы да искиткеч уңышлы булды. Герман Шакаев, Альберт Максимов, Любовь Трофимова, Юрий Уракаев, Фирдания Алексеевалар скетчларны зур осталык белән башкарды.
Яшьлек елларыннан ук җыр-моңга гашыйк абыйлы-сеңелле Тамара-Олег Егоровлар, абыйлы-энеле Леонид-Николай Алексеевлар, көчле, дәртле тавышлы Сәгъделислам Шәрәфиев, яшьлегендә клуб мөдире булып эшләгән Любовь Трофимова, Рая Антонованың җырларын халык көчле алкышларга күмде. Биючеләребез Лиза Данилова, Лиза Шамратова, Рая Антонова, Леонид Алексеев, Герман Шакаевлар, гармунчыларыбыз Яков Васильев, Юрий Уракаев, Николай Алексеевларның чыгышларын халык бик яратты, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Концерт шунысы белән дә кызыклы иде - ике сәгатьтән артыкка сузылган әлеге концерт гел баян белән барды. Баянда үзешчән композитор, Дорга мәдәният йорты директоры, Николай Алексеев уйнады, ә концертны шигъри телдә матур итеп пенсиядәге укытучы Тамара Максимова алып барды. Концерт ахырында җәмгыять җитәкчебез Владимир Семенов барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм тамашачыларга роза чәчәкләре бүләк итте.
Февраль аендагы концерттан соң сәнгать эстафетасы авылыбызның урта буын ир-егетләренә күчте. 8нче Март бәйрәменә алар бик матур концерт куйды. Рус, шәрыкъ, керәшен, удмурт биюләрен искиткеч осталык белән башкардылар.
Концерт программасында катнашкан Вячеслав Михайлов, Вячеслав Шакаев, Рафис Сафиуллин, Рафис Арыков, Борис Андреев, Юрий Данилов, Руслан Егоров, Михаил Семенов, Борис Антонов, Николай Алексеев, Юрий Иванов, Альберт Ивановның чыгышлары алкышларга күмелде. Алар сәхнәдә генә түгел, тормышта да балаларына үрнәк әти, хатыннарына ныклы терәк, спорт яратучылар, сәнгатьне сөючеләр! Авылымның шундый ир-егетләре булганга күңел сөенә. Киләчәктә дә гел шулай бердәм, сау-сәламәт булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250