Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сосна Пүчинкәсендә Тукай көннәре узды (+фоторепортаж)

Тукайныӊ әнисенеӊ җасәде җирләнгән Сосна Пүчинкәсе авылы республикада гына түгел, районда да зур авыллардан саналмый. Әмма нәкъ менә бөек шагыйрьнеӊ әнисе яшәгән һәм аныӊ җәсәде җирләнгән төбәк буларак бу авыл татар халкыныӊ тарихына кереп калды.

Һәр елны мәркәзебез Казаннан кайткан шагыйрь һәм язучыларыбыз бу авылда булып, Бөек Тукай Әнисе - Бибимәмдүнә абыстайныӊ каберенә чәчәкләр куялар. Бу елда Тукай премиясенә лаек булган һәр өч лауреатныӊ монда булуында Татарстан язучылар Союзы җитәкчесе Данил Салиховныӊ өлеше зур булгандыр. Ничек кенә булмасын, татар мәдәнияте һәм сәнгатенә өлешемне керттем дип, санаган һәр шәхес Бөек шагыйрь әнисе каберенә баш ияргә тиеш. Бөек шагыйрнеӊ ихластан язылган сузләрен искә төшерик әле:
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый - каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?
Җомга көнне мәчеттә укыган җомга намазыныӊ дәвамы, шәгыйрьнеӊ һәм аныӊ Әнисенеӊ рухына юнәлгән дога-теләкләр Субаш мәктәбендә дәвам итте. Бу турыда безнеӊ фоторепортаж…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250