Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Созвездие-Йолдызлык – 2016” районкүләм яшьләр фестиваленең йомгаклау концертында иң-иңнәр катнашты

"Созвездие-Йолдызлык - 2016" районкүләм яшьләр фестиваленең йомгаклау концертында иң-иңнәр катнашты

22 апрельдә район мәдәният үзәгендә булып узган "Созвездие-Йолдызлык - 2016" районкүләм яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты чын мәгънәсендә, йолдызлар парады булды! Талантлы балаларның чыгышларына ихластан сокланып, аларның күплегенә сөенеп утырдык.
«Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел 16нчы елын үткәрелде. Димәк, шушы дәвер эчендә районыбыз сәхнәләрендә буыннар чылбыры алмашынган. Фестивальнең дәрәҗәсе республика күләмендә елдан-ел арта бара. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов канаты астындагы узуы гына да олы мәртәбәгә ия. Әлеге фестиваль талантларна ачып кына калмый, ә аларга профессиональ сәхнәгә, телевединиегә, радиога чыга алу мөмкинлеген дә бирә.
Тамашачы районның төрле мәгариф учреждениеләреннән җыелган, сайлап алу турларында призлы урыннар яулаган иң талантлы укучыларны, ягъни фестивальнең лауреатларын һәм дипломантларын бер сәхнәдә күрә алу бәхетенә иреште. Алар "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Конферансье", "Хореография" номинацияләре җиңүчеләре. Арада балалар бакчасына йөрүче 5 яшьлек нәниләр дә булу бәйрәм кичәсенә үзгә бер ямь өстәде. Һәр чыгыш ясаучыга Дипломнар тапшырылды.
Район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров һәм аның урынбасары Илһам Гайнетдинов укучыларны сәнгатькә тартуда һәм зур әзерлек белән сәхнәгә чыгаруда көче кергән район балалар сәнгать мәктәбе коллективына, сәнгать җитәкчеләренә, остазларга һәм шулай ук иганәчеләргә, әти-әниләргә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250