Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәрдектә шигырь укыганнар

Сәрдек авыл китапханәсендә 20 нче апрель көнне Бөтенроссия "Тукай иленә сәяхәт" акциясе кысаларында "Тукай иҗаты чиксез дәрья" дип исемләнгән шигырь (кычкырып уку) кичәсе уздырылды.

Кичәдә 6 яшьтән 12 яшькә кадәрле балалар белән Г. Тукайның "Пар ат", " Су анасы","Бәйрәм бүген","Төлке һәм йөзем җимеше", "Шүрәле","Сабыйга" шигырләре кычкырып укылды.

Шигырьләрне укыганнан соң балалар үз фикерләрен әйттеләр: "Без Г.Тукай шигырьләрен бик яратабыз.Тукай абыебыз үзенең күп кенә шигырьләрендә безне, балаларны, эш сөяргә,тәртипле,белемле булырга өнди. Тукай мәңге яшәсен,"- диделәр алар.

Кичә Г. Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамлады, дип хәбәр итә китапханәче Флүзия Лотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250