Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сугыш чоры баласы яза

Әти диеп әйтер идем әле Язлар килеп, май айлары җитсә, Искә төшә сугыш каһәре. Уйласам да куркып куям шунда: Татып үстем барлык каһәрне. Бүген нәрсә ашыйк икән диеп, Йокылары качты әнидән. Сугыш кырларында нишләп йөри, Ник хәбәр юк икән әтидән. Әтиемне уйлап төннәр буе Күпме яшьләр түктек яшертен. Кайтмады шул...

Әти диеп әйтер идем әле
Язлар килеп, май айлары җитсә,
Искә төшә сугыш каһәре.
Уйласам да куркып куям шунда:
Татып үстем барлык каһәрне.

Бүген нәрсә ашыйк икән диеп,
Йокылары качты әнидән.
Сугыш кырларында нишләп йөри,
Ник хәбәр юк икән әтидән.

Әтиемне уйлап төннәр буе
Күпме яшьләр түктек яшертен.
Кайтмады шул әти үлеп калды,
Матур чагы иде яшьлекнең.

Әти үлгән дигән хәбәр килгәч
Әни мине кочып елады.
Бар да бетте, нигә ятим иттең?!
Нигә безнең бәхет булмады.

Әтиләре кайткан балаларның,
Масаюлы иде йөзләре.
Әтием дип әйтер идем әле,
Киртә булмас иде көзләрем.




Бабамның төсе
Газиз бабамны сагындым бүген
Күрәсем килә, ашкына күңел.
Бабай бишмәте, саклана өйдә
Элеп куелган чормага чөйгә.

Мин шунда менсәм, тузанын кагам,
Кайткач киярмен дигәндер бабам.
Чабатасын да тишеп бетергән,
Аның йөрүе үтә күңелдән.

Бабай кайтмады, калды сугышта,
Дошманнар белән көчле алышта.
Әби елады, бабай кайтмагач,
Киемен җыеп, сандыкка салгач.

Мине яратып кочакка алды,
Бабаңның төсен саклагыз диде.
Мәңге онытмам, әбинең сүзен
Бабайның төсен саклармын үзем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250