Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сынмаган – бирешмәгән

Түбән Кенә авылында яшәүче сугыш ветераны Тәскирә апа Галимуллинага багышлыйм.

Зифа буйлы, очкын күзле
Тере, чая кыз бала,
Унсигез яше тулганда
Хыялына урала.
Сугыш чыккан, дигән хәбәр
Шом йөгертте йөрәккә.
Биленә ул каеш салды
Илгә солдат кирәккә.
Аяусыз сугыш кырында
Үлем белән янәшә,
Үрмәләде алга бу кыз,
Офыкта кызды рәшә.
Нечкә хисләрен тезгенләп,
Кулына корал тотып,
Еламаска да өйрәнде,
Сагыну хисләрен йотып.
Куркып торып була мени
Дошман йөзенә карап,
Немец фәхшилеген күреп,
Бәгырьләр бетте канап.
Батырлыкка өндәп торды
Азатлык сөйгән җаны,
Көйгән җиргә сеӊеп калды,
Көрәштәш дуслар каны.
Мөгаен, бәхетледер ул,
Исән чыкты яулардан.
Җиӊү яулап, медаль тагып
Илгә кайтты яӊадан.
Йөзде хезмәт уртасында
Корыч күк чыныккан кыз.
Йөрәк тибешен арттырып
Ачылды иркен сулыш.
Бөтен яктан үрнәк булып
Үтте ул гомер юлын.
Эшендә мактаулы булды,
Үстерде дүрт-биш улын.
Һаман аӊа тартылдылар
Акыллы киӊәш сорап.
Югалту ачысын бирде
Язмыш аны гел сынап.
Рухы таза калды аныӊ
Шуӊа да кармастан.
Тормышныӊ бар ямен тоеп
Яши ул яӊабаштан.
Нечкә хисле, шигъри җанлы
Илаһияткә омтыла,
Шәп шигырьләр телгә менсә,
Күӊеле җырлап тора.
Ут-су кичеп, гел көрәшеп
Сынмаган, бирешмәгән,
Намуслы вөҗданы белән
Гаделсезлек сөймәгән.
Бу ханымга Ходай биргән
Бүләк итеп гомерне.
Туксанда да зиһенле ул,
Җиӊү аныӊ һәр көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250