Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Талантларны үстерергә авыл киртә булалмый (видео)

Балтачта балалар катнашында үткән концертларны яисә төрле тематик чараларны тамаша кылганда еш кына бер үк фикерне ишетергә туры килә.

Янәсе, Балтач бистәсе балалары өчен мөмкинлекләр зур, ә авыл баласы өчен сәнгать мәктәбе булмау талантларны үстерергә аяк чала. Беренче карашка шулай. Авыл баласы җырларга яки биергә, я булмаса театр сәнгатенә, нәфис сүз осталыгына өйрәнәм дип кенә ничә чакрым юл үтеп, көндәлек Балтачка йөри алмый. Нигездә, алар мәктәп базасында булган түгәрәкләргә риза булып, шунда гына шөгыльләнә. Тик... Бик сәләтлеләргә, бәлки бу очракта бик үҗәтлерәкләргә дип әйтү дөрес булыр, авыл җирлегендә сәнгать мәктәбе булмау киртә түгел. Күңел биргәннәр үз теләгәненә барыбер ирешә... үзлегеннән булса да.

Танышларым арасында бик күп андыйлар. Үзлегеннән биергә, җырларга гына түгел, ә музыка уен коралларында уйнарга өйрәнгән балалар бер сокландырса, шул балаларны музыка серләренә төшендергән остазлар аеруча соклану хисләре уята. Шода авылында фельшер-акушер булып эшләүче Ләйсән Габделхакованы гына алыйк. Нинди генә бәйрәм булса да, оештырып йөрүче, балаларны гына түгел, зурларны да төрле бию серләренә төшендерүче ул. Авырсынмый, иренми, бу хезмәтен дә күңел биреп башкара. Моның өчен авыл халкы бик рәхмәтле аңа.

Куныр урта мәктәбендә укучы Индира Сафиуллина исә җырлап-биеп кенә калмый, үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнеп, җырлар иҗат итә башлады, шигырьләр яза, оста итеп концертлар алып бара. Туганы Ислам Сөләйманов, күрше егете Рәмис Мөсәгыйтов белән чираттагы җырларын яздырганнарын шәхсән үземә дә күрергә туры килде. Ислам синтезаторда, Рәмис электрогитарада уйнарга өйрәнеп, дуэт булып авылдашлары алдында чыгыш ясыйлар.

Сүз дә юк, профессиональ белем түгел, әмма күңел теләгәнне башкарып чыга алу, максатка ирешү өчен авыл гына киртә була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250