Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар киносында аракы эчү күренешләре Татарстан кинематографистларын бәхәсләшергә мәҗбүр иткән

Татарлар аракы эчкәнме һәм татар киносында аракы булырга тиешме? 2016 елда Татарстанда дәүләт хисабына төшерелгән фильмнарны кинематография өлкәсендә хөрмәт казанган экспертлар белән бергә тамаша кылганда көтмәгәндә шушы сорау күтәрелде.

Әлеге бәхәс "Татаркино" оешмасы тарафыннан оештырылган иде, ул 2016 елда дәүләт субсидиясе хисабына төшерелгән фильмнарның сыйфат конференциясендә башланып китте һәм Татарстанның ике буын кинематографистлары татар киносы кадрында аракы мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмадылар.
Дәүләт заказы белән төшерелгән бер дистә фильмның икесендә аракы күрсәтелә. Шуларның берсе Салават Юзеев дәүләт хисабына төшерелгән "Күкшел егетләре" исемле документаль фильмы, ә икенчесе студент егет Никита Оленинның «Ошибки» кыска метражлы уен фильмы.
Салават Юзеевның "Күкшел егетләре" фильмы турында "Интертат"та язган идек инде. Фильмда күрсәтелгән борынгы Сөрән йоласына этнографларның аңлатмасын да биргән идек. Бүген шул ук фильмга икенче яктан якын килеп карыйк.
"Күкшел егетләре" фильмы Кукмара районының Күкшел авылында сакланып калган борынгы Сөрән бәйрәмен күрсәтә. Сабан туе алдыннан авылның хәрби хезмәткә яше җитеп килгән егетләре ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй киеп, билләрен билбау урынына кулланылган чиккән сөлге белән буып һәм аякларына киез итекләр киеп, йорт саен кереп сөлге җыялар. Күкшел авылында 260 хуҗалык бар. Һәр йортның ишегалдында табын әзерләп егетләрне көтәләр, табынга лимонад, ачы бал, төрле шәраб кебек шешәле эчемлекләр дә куелган. Егетләр төнге 1дән башлап көн дәвамында сәгать 3ләргә, 4ләргә кадәр сөлге җыялар һәм арып авыл читенә чыгып утыралар. Шушы 14-15 сәгатькә сузылган йола вакыт алар такмаклар (частушкалар) җырлыйлар. Арада бераз оятсызрак булып ишетелгәннәре дә бар. Әйе, егетләр хан сарайларында башкарыла торган затлы җырлар җырламый. Бу башка сәнгать.
Шунысы игътибарга лаек - 2016 елда дәүләт субсидиясе хисабына төшерелгән фильмнарның сыйфат конференциясендә "Күкшел егетләре" документаль фильмы башкалар арасында иң бәхәслесе һәм кино тәнкыйтьчеләре тарафыннан иң макталганы булды.

Татар киносы: патриотизм һәм алкоголь турында

Татарстан кинематографистларының яшь буын вәкиле, Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение факультетының IV курс студенты Никита Оленин үзенең татар этнографиясе буенча зур белгеч түгеллеген әйтеп, залдагыларның игътибарын башкага юнәлтте - ул фильмда алкоголь кулланылуына ризасызлыгын белдерде. "Мин бу йоланы барыбер аңламадым, алар егетләрне озаталармы соң? Монда бит алкогольне күрсәтмәсәң дә була иде", - диде ул.
"Бәлки, сез матур киемнәр киеп кызларның чәкчәк чыгаруын көткәнсездер. Ләкин чынлыкта алай түгел. Монда тормыш күрсәтелә", - дип җавап бирде фильм авторы Салават Юзеев.
"Татарларда эчкечелек юк!" - диде видеооператор Юрий Гвоздь катгый итеп.
"Мин күрми калдыммы соң - бер эчкән егет тә күрмәдем, - диде сыйфат конференциясенә эксперт буларак чакырылган Россия Кинематографистлар берлеге, Россия Кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе һәм FIPRESCI әгъзасы Сергей Анашкин (Екатеринбург). - Алар йорт саен кереп эчә башласалар, 260 йортны әйләнеп чыга алырлар идемени?! Фильмда күрсәтелгән йола - тарихның тукталып калмау тарихы. Шушы джинсылы егетләрдә ата-бабалары белән элемтә бар. Бу фильм - Салават Юзеевның җиңүе. Ул шушы буыннар элемтәсен күргән һәм күрсәтә алган. Әлеге фильм миндә Татарстан өчен горурлык уята. Бу авыл кешеләре борынгы бабалары белән багланышларын югалтмаганнар".
"Татарстанның башка авыллары халкы бу егетләргә көнләшеп карарга тиеш. Рухи ярлылык заманында дингә һәм милли традицияләргә генә таянырга мөмкин. Бу бит шулкадәр патриотик фильм! - дип сокланды кино тәнкыйтьчесе Светлана Хохрякова (Мәскәү). - Күрәсезме, кадрда аталарның һәм бабаларның "Без дә йөрдек", диюләре нинди патриотизм белән сугарылган! Егетләр: "Әйе, без армиягә барабыз", - диләр. Сөрән - алар өчен традиция, аларның ата-бабалары да шулай йөргән. Гомумән, фильм миңа ошады. Мин биредә эчкечелек күрмәдем".

"Без Папа Римскийдан да изгерәк булып күренергә күренәбез. Салават шедевр төшергән, - диде кинорежиссер һәм сценарист Юсуф Разыков (Мәскәү). - Алкоголизмны пропагандалау дигән фикернең каян чыгуын да аңламыйм. Мин монда тирән патриотизм күрәм. Мин көчле, чибәр егетләр күрәм. Рекрут җырлары йөрәккә үтеп керә, җырларда "Сугыш була күрмәсен!" дигән сүзләр бар. Нәрсә, ике тапкыр кадрда аракы шешәсе күрдегезме? Шул борчыймы? Кибеткә керегез - анда рәт-рәт тезелеп тора. "Бу татарларның дәрәҗәсен төшерә", диючеләр ялган патриотизм белән шөгыльләнә. Салават дөрес әйтә, сабантуй күптән этнография түгел, ул мәдәни чара. Ә монда барысы да чын күңелдән. Бу фильмны документаль кинофестивальләрдә ике куллап алачаклар. Мин кинофестивальләр мәсьәләсендә ярдәм итергә әзер", "Мин фильмны карагач, эйфориядә йөрдем. Бик ошады. Икенче кат карадым, тагын да ошады, - диде "Татаркино" вәкиле Фирая Вәлиева. - Фильмны башка районнарга тәкъдим иткәч, бездә дә андыйга охшаш йола бар, диләр".

Татар киносы: җинаять кодексы һәм алкоголь турында

Шунысы кызык, этнографик фильм эчү күренешен күрсәтә дип чыгыш ясаган Никита Оленинның фильмында да эчү күренешләре бар булып чыкты.
Сюжет буенча ике үсмер кыз - берсе тәртипле гаиләдә үскән музыка мәктәбендә укучы кыз, икенчесе бик үк тәртипле булмаган гаилә баласы - "үз башларына маҗара эзләп" егетләр янына кунакка киләләр, алар белән эчәләр, егетләр бәйләнә башлагач, бәйләнмәгәннәре белән чыгып качалар да, төнге клубка килеп эләгәләр. Кыскасы, ахыры яхшы бетми. Финалда кызларга нинди статья буенча хокук бозганнары аңлатыла.
Студент егет 400 мең сум дәүләт субсидиясенә хокук бозуларны профилактикалау темасына кыска метражлы уен фильмы төшергән.

Экспертлар фильмны төшергәндә сәнгати бурычлар куелмавына игътибар иттеләр, кызларның фатирда егетләр белән эчеп утыру күренешенең "өй видеосы" форматында эшләнүен әйттеләр. "Монда бөтенесе сүз белән генә әйтелә, ә бит детальләр белән күрсәтеп булыр иде", - диде Сергей Анашкин. Ул яшьләрнең эчүен, сугышуын "тәмләп" күрсәткән картинаның үкенү белән бетмәвенә аптыравын белдерде.
"Фильм авыр, бик аңгыра кызлар күрсәтелгән, монда бернинди яңалык юк, барысы да ачык. Бу темага мәктәп спектакле куйсаң, арзангарак төшәр иде. Монда бит фактлар гына бар - ике аңгыра кыз егетләр белән аракы эчәләр дә, җинаятьчел тормышка килеп эләгәләр. Эләгер алдыннан бөтенесе ни өчендер сугышып алалар. Йомгак, финал? Әйе, монда сценарий проблемасы ярылып ята. Бу эш ни өчен эшләнде? Алай эшләргә ярамый дип кисәтү өченме? Бу билгеле әйберләр", - диде сценарист, продюссер, кино сәнгате өлкәсе эксперты Людмила Кукоба (Мәскәү).
"Бу фильм җинаять кодексына иллюстрация, әмма монда җинаять кодексын ихтирам итү юк", - дип бу җитди документка мондый караш белән килешмәвен белдерде кинорежиссер һәм сценарист Юсуф Разыков (Мәскәү).
Ә әлеге дә баягы спиртлы эчемлек проблемасына килгәндә, экспертлар кызларның йөзләрен дә чытмыйча эчүләренә ышанмадылар. "Син кызга ике тапкыр коньяк эчердең, ул берсен эчкәч тә егылырга тиеш иде, ә ул әле төнге клубка китте", - диде Юсуф Разыков аптырап.

Татар кинематографиясендә буыннар конфликты

Нәтиҗәме? Фильмнарның һәр икесе дә, башкалары кебек үл, прокатта. "Татаркино" аны республика буйлап муниципаль кинотеатрларда, авыл клубларында күрсәтә. "Татаркино" учреждениесенең прокат бүлеге мөдире Фирая Вәлиева үзебездә төшерелгән фильмнарның районнарда яхшы каралуын әйтә.
Мин ни өчен бу фильмнар турында аерып яздыммы? Биредә Татарстан кинематографистларының ике буыны арасындагы конфликт чалымнары чагылганга, ягъни, буыннар конфликты. Ә аракы монда сәбәп кенә инде.
"Салават фильмына син нинди генә мөнәсәбәт белдерсәң дә, анда нечкә моментлар булуын танымый мөмкин түгел. Сценарий, фабула гына түгел, анда тирәнлек бар. Студентлык фильмнарыннан чыгып, сиңа да тирәнрәк казырга вакыт җитте", - дип ике буын кинематографистының эшенә нәтиҗә чыгарды тәҗрибәле режиссер һәм оператор Юрий Гвоздь.
Рузилә МӨХӘММӘТОВА
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250