Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр безне тәрбияли

Безнең Бөрбаш мәктәбендә дәрестән тыш чаралар еш уздырыла. Үткән атнада рус теле атналыгы булып үтте.

Без сыйныф белән буклет чыгаруда 1нче урынны, ә сәнгатьле сөйләү конкурсында сыйныфташыбыз Илзирә Фәхретдинова Знче урынны алды. Бу атнада бездә театр атналыгы Кәшифә Тумашеваның 110 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Без сыйныфыбыз белән Роза Хафизованың «Сак-Сок тавышы» дигән пьесасын сәхнәләштердек. Бу әсәрдә Роза апа бик зур проблема күтәрә: балалар әниләренең сүзен тыңламыйлар һәм ана чарасызлыктан улларын каргарга мәҗбүр була. Малайлар кошка әверелеп очып китәләр. Безгә беркайчан да әлеге малайлар кебек булырга ярамый! Безгә тормыш бүләк иткән әти-әниләребезгә без бик бурычлы. Без аларны һәрдаим хөрмәт итеп, әйткән сүзләрен тыңлап яшәргә тиеш!
Рольләрне һәркем бик әйбәт башкарып чыкты. Бигрәк тә әни ролен башкаручы кызыбыз - Азилә Хөснетдинова, сихерче егетебез - Нияз Нуретдинов, әти - Алмаз Кадыйров һәм малайлар - Рәдис Сәләхетдинов белән Руслан Габдрахманов булдырдылар. Ә кызларның җеннәр биюе спектакльне тагын да җанландырып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250