Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр нурга илтә

Күптән түгел Салавыч авылы мәдәният йортында аның драма түгәрәгенә йөрүчеләр районыбызда игълан ителгән «Әйләнә сәхнә, әйләнә» конкурсына әзерләгән Гөлшат Зәйнәшеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!» комедиясен тамашачыга һәм жюри әгъзаларына тәкъдим итте.

«Гайфи бабай, өйлән давай!» узган гасыр ахырында язылып, шул чор вакыйгаларын үз эченә алса да, Гайфи бабай кебек нык ихтыярлы, һәрбер кыенлыкны юмор хисе аша, акыл белән җиңә алган кешеләр бүгенге тормышыбызда да үрнәк булып торалар.
Спектакльдә уйнаучы «артистлар»-үзебезнең кешеләр. Араларында үзләрен республика сәхнәләрендә, телеэкраннарда күрсәтә алганнары да бар. Әнә, төп рольне башкаручы Рафил Сибәгатуллинны инде күптән оста җырчы һәм талантлы музыкант буларак беләбез. Үзенең шул сәләтләре, җор телле булуы аңа образны ачуга этәргеч бирде. Мәктәп елларыннан ук сәхнә яулаган, орчык кадәр чорыннан ук райондашларыбыз күңелендә «Салавыч сандугачы» булып кергән, биш кыз әнисе Миләүшә Фатыйхова катлаулы характерлы Мәрьям образын гәүдәләндерде. Сәнгатькә гашыйк кызларының берсе Алисә дә Маһинур ролен зур җаваплылык белән уйнады. Игелекле хезмәте белән макталган шәфкать туташы Лилия Зыятдинова-Суфия, мал табибы булып эшләүче Ленар Мөхәммәтҗанов- Рөстәм һәм Балтач автомобиль мәктәбе хезмәткәре Равилә Фатыйхова Зәкия рольләрен «булдырып» уйнаулары тамашачы күңеленә хуш килде. Әсәрне сәхнәләштерүгә зур иҗади сәләтләрен һәм тырышлыкларын куюлары өстенә Фирая Җиһаншина - Наилә һәм Ленар Мөхәммәдиев Саттар образларын да гаҗәеп оста ачып бирә алдылар. Ярты гасырлык юбилеен үткәргән Фирая ханым 30 елдан артык гомерен авылдашларыбызга мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлаган шәхес булса, Ленар - студент. Ул Казан дәүләт мәдәният, сәнгать университетының режиссура бүлегендә соңгы елын белем ала.
Тамашаны халык яратып кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Зәкиев «артистла-рыбыз»ны мактап, хезмәтләрен югары бәяләде, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Р.Насыйбуллин истәлекле бүләкләр тапшырды. Вакыйф Мансур улы төп рольне башкарган Рафил Сибәгатуллинның буйдаклыгына төрттереп наказын да ирештерде әле: «Гайфи бабай, өйлән давай!», диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев