Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театрга баруларым... фотога төшү өчен генә

Быел театр, концертларга бик еш йөрергә туры килде. Камал театрына да ике мәртәбә барырга өлгердем.

Бу язмам һич тә караган спекталем белән бәйле түгел. Ә театр эчендәге мохит турында. Элек бу кадәр үк түгел идек бит, җәмәгать.
Театр бинасына килеп керүгә халык, шул исәптән без дә, фотога төшәргә тотындык. Бөтен кешенең кулында телефон, әле теге кырыйдан, әле бу кырыйдан фотога төшәләр. Утырып та, басып та, өстән да, астан да, яннан да, төркемләп тә, парлап та... Югыйсә инде бер генә тапкыр күргән Камал театры түгел бит. Һаман да шул ук фонтан, шул ук яктылык лампалары... юк инде төшмичә булмый. Аны бит интернетка эләсе бар, ничек инде синең бүген кая йөргәнеңне бөтен дөнья белмичә калырга тиеш ди.
Берничә фото ясагач икенче катка менеп рәхәтләнеп халыкны күзәттем. Өскә күтәрелгән, алга сузылган куллар фотога төшерәләр... төшерәләр... төшерәләр. Ниндидер бер катлаулы система эшли диярсең. Бары тик сәхнәдәге кебек рольләр генә алмашып ала. Башта мин сине, аннары син мине. Спекталь караган кебек, үзе бер тамаша.
Бу кадәр халык арасында кадрга чит кеше кертмичә төшереп тә булмый. Үзем дә шактый гына кеше "эләктереп " кайтканмын. Берсе дә таныш түгел. Мине кемнәр "эләктереп " киткәннәрдер инде. Әгәр дә берәрегезгә мин эләккәнмен икән, чын күңелдән, ялкынлы кайнар сәлам сиңа, тамашадаш! Киләсе "эләгешүгә" кадәр!
Театрга бара калсагыз бу системаның ничек эшләвен күзәтергә онытмагыз.Шәт минем генә күзгә күренмәгәндер.Үзем дә эчендә кайнаучы идем бит. Әле тагын барырга исәп бар.
Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250