Бу тормышның агын-караларын,
Кайгы-шатлыкларын күп күрдегез.
Көнне-төнгә, очны-очка ялгап,
Безне кадерләп сез үстердегез.
Без яшибез сезнең хәер-фатыйхада.
Сүзләрегез, киңәшегез һәрчак дәва.
Ана - кояш, Ата - ай ул ун балага,
"Әти", "Әни" дип әйтүе рәхәт җанга,
Әти-әниләр күп, сездәй сирәк.
Асыл гадәт - сокланырлык үрнәк,
Юкка-барга бетермичә гайрәт,
Өйрәнергә сабырлыклар кирәк.
Яхшылыклар, изгелекләр кылсагыз да,
Тоймадыгыз бу дөньяда ямьле тормыш.
Ышанабыз, гүрләрегез якты сезнең,
Ходай-Тәгалә булсын иде сезгә юлдаш.
Фото: http://www.happy-giraffe.ru/community/10/forum/post/709/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев