Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тәрбия яшьтән башлана

Күптән түгел Борнак авыл мәдәният йортында «Акчарлак» балалар бакчасы «Әтием - алтыным» исемле концерт программасы тәкъдим итте (рәсемдә).

Борнак авылы балалар бакчасы коллективын Тәскирә Галиәхмәт кызы Муллагалиева җитәкли. Ул җитәкләгән чорда бакча күптапкырлар яхшы якка үзгәрешләр кичерде. Аларның иске бинаны матурлап эшли алуларына сокланырлык. Бакча җәен гөлбакча булса, кышын серле сыннар белән бизәлә. Ә эченә үтсәң, үзеңне әкият иленә килеп кергәндәй хис итәсең. Шул әкият илендә ничә буын бала тәрбия, белем, сәнгать серләренә төшенгән.
Эшләгән эшләре зурдан булгач, яулаган үрләре дә байтак. Менә, мәсәлән, әлеге концертта да аларның тырышлыгын күрергә һәм бәяләргә мөмкинлекләр күп иде. Балаларның оста итеп җырлаулары, матур итеп шигырь сөйләүләре, очып-очып биюләрен кем генә җылы кабул итмәде икән?! Төрле халык биюләрен оста итеп башкаруларында музыка җитәкчесе Сания апа Закированың хезмәте әйтеп бетергесез.
Балалар белән беррәттән коллективта эшләүчеләр дә сәхнәдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шушы бакчада тәрбияләнүче балаларның әтиләре, үзләренең матур җырлары белән халык күңелен яулаган абыйлы-энеле Илнур һәм Газинур Хәбибуллиннар, Алексей Яковлев, Илфар Фатыйхов чы¬гышлары да бәйрәм тамашасына күңелле бизәкләр өстәде. Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче авылдашыбыз Рүзәл Сабиров хөрмәтенә дә җыр яңгырады. Бакчага йөрүче балаларның әти-әниләре исеменнән Чулпан Гыйләҗетдинова, коллективка булган хөрмәтен чагылдыру йөзеннән, үзе иҗат иткән шигырен бүләк итте.
Бакча коллективы шушы рәвешле балалар күңелендә әтиләргә, гомумән, тормышыбызның тоткасы һәм терәге булган ир-егетләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүнең матур өлгесен күрсәтте. Концертның шулай мәгънәле, истәлекле үтүе тәрбиячеләрнең әти-әниләр белән уртак тел табып килешеп эшләүләрен, коллективның бердәм, дус булуын һәм иң мөһиме зур тырышлыгын, үтә дә сабырлыгын чагылдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250