Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган телем

И, Балтачым, синдә тудым, Саф һаваңны суладым. Тәмле чишмә суын эчтем, Бишек җырын тыңладым. Тәүге адымнарымны да Авылымда атладым. Тормыш юлына чыгарга Сукмак сала башладым. Туган телдә сөйләшергә Әниемнән өйрәндем. Аңладым мин үз телеңне Яхшы белү кирәген. Чал тарихның битләрендә Милләтемнең эзе бар. Бөтен дөньяга танылган Сәйдәше, Тукае бар. Милләтебез...

И, Балтачым, синдә тудым,
Саф һаваңны суладым.
Тәмле чишмә суын эчтем,
Бишек җырын тыңладым.
Тәүге адымнарымны да
Авылымда атладым.
Тормыш юлына чыгарга
Сукмак сала башладым.
Туган телдә сөйләшергә
Әниемнән өйрәндем.
Аңладым мин үз телеңне
Яхшы белү кирәген.
Чал тарихның битләрендә
Милләтемнең эзе бар.
Бөтен дөньяга танылган
Сәйдәше, Тукае бар.
Милләтебез югалмады,
Онытмады үз телен.
Иманыбыз ныгый бара,
Шуңа шатланам бүген.
Мәктәптә фән нигезләрен
Өйрәндем үз телемдә.
Җәлил, Такташ шигырьләре
Күңелемнең түрендә.
Татарның да үз теле бар,
Татарның бар үз моңы.
Үз телебездә сөйләшик,
Аңлап яшәек шуны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250