Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган йорт җылысы

Күзем йомсам күз алдыма килә Балачакның якты төсмере. Ике яклы кеп-кечкенә йортның Җылылыгын тоямын төсле. Күз алдымда тора әниемнең Утын салып мичкә якканы. Ләззәт биреп каен утынының Шарт-шорт килеп мичтә янганы. Яккан мичтән чыккан йомшак җылы Коча төсле мине әле дә. Тел очымда тора яңа гына Мичтән чыккан коймак тәме...

Күзем йомсам күз алдыма килә
Балачакның якты төсмере.
Ике яклы кеп-кечкенә йортның
Җылылыгын тоямын төсле.

Күз алдымда тора әниемнең
Утын салып мичкә якканы.
Ләззәт биреп каен утынының
Шарт-шорт килеп мичтә янганы.

Яккан мичтән чыккан йомшак җылы
Коча төсле мине әле дә.
Тел очымда тора яңа гына
Мичтән чыккан коймак тәме дә.

Утын яккан мичнең күптән инде
Сүнде көйрәп торган күмере.
Ике яклы кеп-кечкенә йортны
Искә алып үтә гомерем...

САЛИХА ГАЯЗОВА, Чапшар авылы.

Фото: stihi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250