Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай белән яшәдек

Ул көнне бар җиһан Тукай рухы белән яшәде, аеруча Субашта.

Шагыйребезнең 130 еллык юбилее икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Мәктәп бусагасына аяк басуга, без Тукаебыз белән яши башладык. Тукаебыз әсәрләренә багышлап оештырылган күргәзмә ачылу тантанасында яшь көрәшчеләребез алдында янә Тукаебыз әсәрләреннән сәхнәләштерелгән кечкенә генә тамаша... Аннан, һич уйламаганда, ярышыбызга "Мунча ташы" театры директоры Гамил Әсхадулланың килеп, тамаша кылуы, малайларыбыз өчен чын Сабантуена әйләнде дә куйды.

Тагын да куанычлысы, ярышларыбызга районыбызның 16 мәктәбеннән 105 көрәшче килүе булды. Тукай исемендәге җәмгыять рәисе Рамил Мөхәммәтгалиевнең кул көрәше ярышларында "Эх, менә татарча көрәш ярышларында да без шушы кадәр баланы күрә алсак иде", дигән ышанычы да акланды. Күптәннән күргәне юк иде бу ярышларның мондый хәлне! 3 үлчәү авырлыгында, ике җиңелүгә хәтле барган ярышлар кичкә генә тәмамланды. Смәел көрәшчеләре тагын шаккатырды халыкны. 21 малай килеп, 21е дә бил алышты. Шуларның 10сы җиңүчеләр арасында. Чыннан да, сокланырлык бит. Чын-чынлап Яңгул, Чепья көрәшчеләренә көндәш булырлык малайлар чыгып килә биредән. Инде менә ничә ярыш рәттән алар беренчелекне үз кулларында тоталар, иң кечкенә үлчәү авырлыгында бил алышып икенче-өченче урыннарны яулаган малайлары да аларның киләчәге барын күрсәтә түгелме? Илгизәр Галимуллин, Илгизәр Габделбәров, Аяз Зиннәтуллин, Рүзәл Зиннәтуллин, Фирдүс Галимуллин кебек аягында нык торып көрәшүчеләре турында әйтеп тә торасы юк. Тренерлары Альберт Алимас улына рәхмәт, Нөнәгәр, Чутай малайларын да үз тирәсенә туплый башлалы. "Фәннур Чутайдан Смәелгә йөгереп килә, йөгереп кайтып китә", дип горурланып та алды әле Фәннур Әглиуллин турында. Менә бит, нинди ихтыяр көче, көрәшкә омтылыш бар бу егеттә.

Тагын Көектән Айзат Гәрәевне алыйк. Бу юлы да Балтачтан команда булмавына карамастан, ярышларга үз "хуты "белән килеп, Яңгул мәктәбе данын яклап, чемпион булып кайтып китте. Менә нинди көрәшчеләр тәрбияләнә бездә. Узган атнада яшьләребезнең Актанышта узган ярышлардан 22 урын белән генә кайтуларыннан туган борчылуларыбыз да биредә юкка чыкты. Әнә шулай итеп, яңгуллылар, чепьялылар бу юлы да алдынгылыкны күршеләре Смәелгә биреп, үзләре икенче-өченче урынга калдылар. Инде, алда Сабантуйлары. Малайларыбыз әле үзләренең матур көрәшләре белән күп райодашларыбызны сокландырырлар дигән ышанычта калабыз. Менә алар - сезоныбызның соңгы ярышының җиңүчеләре: 26 кг кадәр: Илдан Әүхәдиев /Арбор, Газинур Гарипов, Җәмил Зиннәтуллин /икесе дә Смәелдән/, 30 кг кадәр: Ильяс Йосыпов /Чепья/, Рәйхан Зиннәтуллин /Арбор/, Ленар Әүхәдиев /Алан/, 36 кг кадәр: Алмаз Галләмов /Сосна/, Алмаз Галләмов /Арбор/ аптырамагыз, адашлар Н.С./ , Айнур Әсхәдуллин /Яңгул/, 40 кг кадәр: Руфин Афанасьев /Чепья/, Рәсим Зәйнуллин /Яңгул/, Кәрим Ногманов /Пыжмара/, 45 кг кадәр: Рәсүл Дәүләтшин /Куныр/, Илгизәр Галимуллин /Смәел/, Фәнис Нигамадянов /Яңгул/, 50 кг кадәр: Айзат Гәрәев /Яңгул/, Аяз Зиннәтуллин /Смәел/, Зөлфәт Газизуллин /Түнтәр/, 55 кг кадәр: Руфин Хәбибуллин /Яңгул/, Рүзәл Фәхретдинов /Бөрбаш/, Фирдүс Галимуллин /Смәел/, 60 кг кадәр: Ислам Галимов /Арбор/, Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/, Илгизәр Габделбәров /Смәел/, 65 кг кадәр: Айрат Габидуллин /Кенәбаш/, Илмир Габбасов /Смәел/, Илгизәр Гайнетдинов /Яңгул/, 70 кг кадәр: Илнар Фазылҗанов /Чепья/, Әмир Хәйруллин /Арбор/, Руслан Йосыпов /Яңгул/, 75 кг кадәр: Илнар Муллахмәтов /Яңгул/, Рүзәл Зиннәтуллин /Смәел/, Әлфис Гыйләҗетдинов /Салавыч/, 80 кг кадәр: Марат Әхмәтҗанов /Салавыч/, Илсаф Нуриев /Түнтәр/, Инсаф Рәфыйков /Яңгул/, югары үлчәүдә: Айнур Ганиев /Норма/, Булат Вафин /Смәел/, Илфар Гатиятуллин /Смәел/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250