Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Тукай эзләреннән”

Түнтәр урта мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан төрле чаралар оештырылу дәвам итә.

18- апрель көнне бишенче сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты дәресе авыл китапханәсендә үтте. Аларга китапханәче Гөлнур апа "Тукай эзләреннән" дип исемләнгән эчтәлекле чара оештырды. Ул балаларны Тукайның тормыш юлы белән таныштырды. Иҗатына тукталды. Укучылар шагыйрьгә кагылышлы яңа басмалар белән дә таныштылыр. Кызыксынуларын белдерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Укучылар өчен "Кем күбрәк белә?" дип исемләнгән уен-ярыш та оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар, бәйгедә актив катнаштылар. "Кырлай" командасы белән "Тукай оныклары" командасының көчләре тигез булып чыкты. Китапханәдә үткән дәрес укучылар өчен мавыктыргыч, күңелле һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X