Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай иҗаты белән биеп-җырлап таныштык

Чапшар авыл клубында, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан без - Кили күчмә китапханә мөдире һәм авыл клубы мөдире балалар белән "Без Тукайлы халык" исемле кичә уздырдык.

Кичәнең беренче өлешендә Г.Тукайга багышланган викторина узды, балалар яңа китаплар белән таныштылар, үзенчәлекле сорауларга җавап биреп белемнәрен сынадылар, бик күп мәгълүмат тупладылар. Ә икенче өлештә алар өчен кызыклы, җырлы-биюле уеннар оештырдык. Сабыйларыбыз бик шат күңел белән таралыштылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250