Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Тукай кайта һәр язда"

Бөек шагыйребез Габдула Тукайның тууына 130 еллыгына карата Чепья авыл китапханәсе "Халыклар Дуслыгы музее" хезмәткәрләре белән "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен "Тукай кайта һәр язда" исемле әдәби кичә үткәрде.

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру презентация белән баетылды, шигырьләре укылды, мини викторина үткәрелеп, иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң сөендергәне шул, ял итүчеләр викторина сорауларына берсен берсе уздыра уздыра җавапларын әйтеп кенә тордылар. Әйе, Тукай әкиятләрендә, шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән өлкәннәребез бүген дә шагыйрьнең иҗатына мөкиббән.Чара шагыйрьнең "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды, дип хәбәр итәләр Чепья авыл китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250