Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Удмурт дуслар кыздырып та күрсәтте, сәхнәне ут иттеләр (фото)

Кичә кич белән район Мәдәният үзәгендә районыбыз удмуртларының "Лул Гур-Мелодия души-Күңел җыры" дигән Удмурт мәдәнияте фестивале булып узды.

Авыл мәдәният йорларыннан килгән үзешчән коллективлар гаять тә дәртле итеп чыгышлар ясадылар. Күбрәк фольклорга игътибар иткәннәр. Түгәрәк уеннарында татарча көйләргә-җырларга һәм керәшен татарлары җырына охшашлыклар да бар , мәсәлән бездә "алын алырбыз әле, гөлен алырбыз әле урталарга чыгып басып сайлап алырбыз әле", дип җырлыйлар, алар үз телләрендә суза, әмма көе шул ук. Яшь удмурт егетләренең- кызларының сәхнәгә чыгуы урдмурт мәдәниятенең районда сүрелмәвен күрсәтә. Сәхнәләрне шулкадәрле гөл иттеләр, күңелләргә үтеп керделәр, хәтта соңыннан чыгыш ясарга менгән район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдинов татарлар да бу кадәрле зажигать итә алмый, дип әйтергә мәҗбүр булды.
Кече Лызи мәдәният йортының фольклор коллективын җитәкләүче Галина Петровага Удмуртия башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәмебез кунаклары, күзләрне иркәләүче киемнәре, ипле биюләре, дәртле җырлары белән күңелләргә үтеп кергән Кукмара районы удмуртлары коллективына да районыбыз башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Шунысы бераз уйландырды, сәхнәләр дер селкенеп торганда, зал тулы халык арасыннан берәү дә алга чыгып биергә омтылмады. Бер нәни дус кына каршымда бик озак тыпырдады, аңа карап, удмуртларыбыз җырлы халык, моңлы халык, җитез дә, үткен дә, энергияләре дә ташып тора, киләчәге дә якты, диясе илә. Чөнки аларның күңелләре җырлап кына калмый, бии дә. Ә мәдәниятне яшәткәннәрнең гомерләре озын була, диләр. Бирсен Ходай, удмурт милләте мәңге чәчәк атсын, тормышлары гөрләп барсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250