Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уйнап-көлеп кышны озаттык

Кичә төштән соң Балтач Кыш бабайны озатты, чибәр Яз кызын каршы алды. Мәҗбүр итмәсәләр монда беркем дә чыкмас иде инде, дип, мәйданга килгән шәпкә сөйләнгән халык соңрак үзе үк бер уеннан икенчесенә йөгереп кенә йөри башлады.

Уеннарга старт бирелүгә бистәнең икенче номерлы балалар бакчасы коллективы балаларны шалт үз яннарына җыеп алдылар да, уеннарны башлап та җибәрделәр. Бала-чага күп иде бәйрәмдә, шуңа бәйрәм үзгә, күңелле булгандыр. Дөрес, кемнең кайсы ярышта катнашачагы алдан билгеләп куелган булса да, беркем дә уеннардан баш тартмады. Кыш узды, инде итек кимибез дигәндәй, танылган кул көрәшчеесе Әлфия апа Зыятдинова ("Хыял") итекне хәйран еракка томырды, Гөлсирә Зыятдинова (суд приставы) да итекне кирәксенми икән, Әлфия ападан аз гына калышты, Рәмзия Хисамиева (РУЭС) да итекне оста боргый. Ир-егетләрдән Радик Рәхимовның ("Энергосервис") итеге иң еракка очты, Рәниф Нәҗипов (ИП Сәгыйтова) белән Балтач сөт-май комбинаты җитәкчесе Рәмзил Насыйбуллин да итекләрне шәп очыра. "Формула 1" ярышында да Әлфия апа Зыятдинова беренче, Ризида Рамазанова (ДЮШ) белән Гөлназ Герасимова (МДСУ) аңардан калышып икенче, өченче булдылар. Ир затларыннан бу ярышта Газинур Ибраһимов җиңүче дип табылды, адашы Газинур Гарипов ("Төзекләндерү" ширкәте) икенче урынны алды, Ранил Галимов (РУЭС) өченче урынга калды. Таякны төз һәм оста атуда Фәридә Нәбиевага (торак-коммуналь хуҗалыгы) тиңнәр табылмады, хәтта уеннарда алдынгы Әлфия апа Зыятдинова да аңардан калышты, өченче урынга калды. Икенче урынны Рәсимә Газизуллина (РУЭС) алды. Ирләр арасында таякны иң төз ыргытучы Илдар Мортазин (МДСУ) булып чыккты, ЮХИДИ башлыгы Рафил Шәймөхәммәтовны да уздырды, Михаил Плотников (МДСУ) та начар ыргытмый, ул өченче булды. Мылтыктан ату буенча Мәгъсүм Сәетбатталов ("Сельхозэнергосервис") мәргән икән. Илнар Сафин (Казначылык) белән Фәнил Ибениев (исполком) та мишеньгә оста төзи. Гүзәл затлардан Әлфия Сабирҗанова ("Сбербанк"), Лилия Закирова (статистика бүлеге), шулай ук Әлфия апа Зыятдинова мәргәннәргә тиң икән. Аркан тартуда район эчке эшләр бүлеге беренчелекне алды, икенче урында - социаль яклау бүлеге, өченчедә МДСУ командасы. Таудан да оста иттереп шуа белү кирәк, аның серләрен Зилә Канакова белән Рамил Исмәгыйлев ("Россреестр"), Айрат Шиһапов белән Айгөл Мөхәммәтҗанова "Татфондбанк", Талия белән Лилия Мортазиналар (мәгариф идарәсе) гына белә булып чыкты. Бәйрәмдә шулай ук чаңгы ярышлары да булды, мини футбол да уйнадылар. Мөгаен, иң күңеллесе гаиләләр ярышы булгандыр. Чын күңелдән, ихлас ярышта Салавыч авылыннан Рифат Шәрәфиев гаиләсе җиңү яулады, Мортазиннар (МДСУ) икенче, Федоровлар (Наз" үзәге) өченче булды.

Күңелле бәйрәм җанга рәхәт мизгелләр белән узып та китте. Менә шушындый бәйрәмнәрдә күренә инде коллективларның бердәмлеге, гаиләләрнең бөтенлеге, райондашларыбызның җитезлеге, күңел көрлеге. Бәйрәмгә үзешчәннәребез җырлары белән ямь өстәде, шашлык та пеште, кайнар чәй дә бар иде, хәтта бер сатучы орлыклар белән утырту суганына кадәр мәйданга алып чыккан. Дөрес эшләгән, бәйрәм итеп кенә каласы түгел, борын төбендә яз , димәк бакча эшләренә дә аяк киенер чак. Бәйрәм мөбарәк булган кебек, яз айлары да мөбарәк, һәр көн бәйрәм итәрлек булсын иде!
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250