Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Валерий Семёнов: “Безнең Субашта бәйрәмнәр зур оешканлык белән үтә” (фото).

"Безнең авылыбызда элек-электән бәйрәмнәр зур оешканлык белән үтә. Кечкенә баласыннан алып, өлкәненә кадәр һәр мәдәни чарада актив катнаша. Субаш мәктәбе укытучылары 8нче мартка тирән мәгънәле, эчтәлекле концерт оештырганнар иде.

Сугыш чорын тасвирлау, солдат хатларын уку күренешләре аша шул кайгылы елларда хатын-кызларның күңел кичерешләрен, сабырлыгын чагылдырдылар алар. Мөгаллимнәр җыр-моңга, нәфис сүзгә осталыкларын да күрсәттеләр. Шыгрым тулы зал аларны көчле алкышларга күмде.
Ә икенче көнне авылыбыз халкы рәхәтләнеп күңел ачып кышны озатты. "Тукай" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиев иганәчелек ярдәме күрсәтте. Төрле бәйгеләрдә көч сынашып, бүләкләр оттык", дип хәбәр итә авыл халкы исеменнән Валерий Семёнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250