Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ветераннар сәхнәдә

Районда өлкән буын вәкилләре өчен «Канат куйдың, сәхнә» дип исемләнгән ветераннар фестивале бара.

Әлеге бәйгедә 51 авылдан 55 яшьтән 83 яшькә кадәрге ветераннар чыгыш ясады. Аларның чыгышлары халык күңелен кузгатып кына калмады, сокландырды, горурлык хисләре уятты, залдагы тамашачыларның күбесенең күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде. Районыбызда яшь чакларында авыл сәхнәләрен дер селкетеп торган, хәзер дә талантларын жуймаган нинди осталар бар икән! Алар сәхнәнең йөзек кашлары. Шубан, Көшкәтбаш, Арбор, Шеңшеңәр, Нөнәгәр, Кили авылы сәхнәләрендә узган зона фестивальләреннән иң яхшы чыгышлар сайлап алып, киләсе елның гыйнвар аенда район мәдәният үзәгендә башкарылачак. Һәм бу чыгышлар турында хәбәрләр киләчәктә дә язылып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250