Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа сулыш бөркелде

Бөек Җиңү хөрмәтенә мәдәният үзәгендә узган «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубының концертында, чын мәгънәсендә, ихласлык һәм гадилек хакимлек итте. Ясалмалылыкның әсәре дә юк иде...

Балтач шәһәре җирлегенең ветераннар советы рәисе Уран Ишморатовның вафатыннан соң, совет әгъзалары берара бу югалтудан тиз генә арына да алмый тора. Шуннан соң бу җаваплы постка 42 елдан артык мәгариф системасында хезмәт куйган, шуның 32 елында Карадуган балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкарган Зөлфирә Фәсхи кызы Камалованы беркетәләр. Зөлфирә ханым былтыр Балтач шәһәр җирлегендә яшәүче элекке елларда пионер, комсомол оешмалары чоры активистлары булган шәхесләрне барлап, 40лап ветеран белән «Сүнмәс дәрт» клубы оештыра. Максаты ветераннарның бертөсле тормышларына якты бизәкләр һәм яңалыклар кертү була. Әйе, хыяллары, теләк-омтылышлары изге булу башкарган гамәлләреннән үк күренеп тора. Өлкәннәр арасында да бит заманасында үзенең кыюлыгы, тырышлыгы белән халык алдында ихтирам казанган, яшьләргә үрнәк булырдай шәхесләребез байтак. Араларында сәнгатькә гашыйк җаннар, сәхнә һәм иҗат белән гомер юлын бәйләгәннәр дә юк түгел. Менә шундый хәзинәне югалтмый саклап, кадерләп тота белергә генә кирәк! Әнә, концерт башланганчы тамашачы бер күреп хозурлансын әле дип, фойеда ветераннарның күңел җылысын саклаган кул эшләре күргәзмәсе оештырып куйганнар. Әйтерсең лә, өлкәннәрнең һәммәсе дә лаеклы ялга чыккач, кул эшләренә алынган диярсең... Ниләр генә юк бит биредә - барысы да чын сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендә. Ә концертка килгәндә исә, әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең онытылмас моңлы җырларын тыңлап үскәнгәме, яшь буын вәкиле булсам да, бу концертны үтә бер рәхәтлек белән тамаша кылдым. Чөнки «ретро йолдызларыбыз»ның чыгышы үтә дә ихласлылык, кабатланмас тәэсирләр белән үрелеп барды. Юк, бу һич арттыру түгел. Ул сәхнәне тутырып чыгыш ясаучы ветераннар хорына (җитәкчесе Нәҗип Әминов) карап ничек сокланмый каласың! Йөрәкләрне җилкендереп, яшьлегенә кайткандай очып кына башкорт халык биюен башкарган Гөлнур Әһлиуллина артыннан да күз иярми... Ә моң дәрьясына алып кергән Рәшидә Фәйзуллина, Марзыя Шәйхетдинова, Гүзәлия Гыйбадуллина, Әкълимә һәм Гариф Газыймовлар, Рәис Садыйков, Сания Каюмова, Фагыйлә Вәлиева, Миңлегөл Бәдретдинова, Нурхания Закирова, Сәрия Якупова, Нәҗип Әминов һәм вокаль ансамбль чыгышлары онытыла барган элекке җырларны тамашачы хәтерендә кабат яңартты. Ә нәфис сүз осталары, шагыйрәләр Фәридә Шакирова, Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның иҗат җимешләре, Фәридә Әхмәдиева, Гадения Зәкиева башкарган матур әдәбият әсәрләре күңелләрне нечкәртте. Концертта ямь өстенә ямь биреп кайбер ветераннарның оныклары да чыгыш ясады. Аларның җырга һәм биюгә сәләтләре, мөгаен, буыннар чылбырыннан килә тогандыр. Шулай ук мәдәният үзәге хезмәткәрләренең, фольклор коллективының музыкаль чыгышлары өлкән буын вәкилләренә яшьлек елларының сәламе булып яңгырады. Концертны районыбызның мактаулы шәхесе, күренекле сәхнә ветераны Нурия Галләметдинова Бөек Җиңүне һәм сугыш елларын тасвирлаган шигъри һәм чәчмә әсәрләрдән өзекләр белән бизәп алып барды.
Әлеге истәлекле очрашу кичәсен хәтерләткән концерт Балтач шәһәр җирлеге җитәкчелеге һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән оештырылды. Клуб әгъзаларына дәртләрен сүндермичә эшләүләрен һәм яңа иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калыйк.

Рәсемдә: ветераннар хоры чыгышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250