Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңгул балалары әти-әниләрен биеткән (фото)

Бию түгәрәгенә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Әти, әни һәм мин» дип исемләнгән гаиләләр катнашында матур кичә уздырылды.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче Яңгул урта мәктәбенең Сәлимә Габделхакова җитәкчелегендәге бию түгәрәге үзенең төрле юнәлештә эшләве белән аерылып тора.

Балалар түгәрәккә яратып йөриләр, төрле конкурсларда катнашалар, яңнадан-яңа кичәләр оештыралар, матур биюләр өйрәнәләр. Күптән түгел «Әти, әни һәм мин» дип исемләнгән гаиләләр катнашында матур кичә уздырылды. Балалар биюләре белән сөендерсәләр, әти-әниләр балалар белән бергә биеделәр, уеннарда катнаштылар. Соңыннан чакыру билетлары номерлары буенча, лоторея уйнатылды, бүләкләр тапшырылды. Кичә матур узды, әти-әниләр рәхмәт әйтеп, мондый кичәләр бик кирәк, киләчәктә дә түгәрәкләр гөрләп эшләсен дип таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250