Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз фәннәр докторы

Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти тугында Борбаш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан федераль университетында студентларга белем бирүче, татар балалар әдәбияты буенча күп кенә дәреслек хрестоматияләр авторы, Язучылар берлеге әгъзасы Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева (Әхмәдиева) «XX гасыр татар балалар әдәбиятының үзенчәлекләре һәм үсеш тенденцияләре» дигән...


Эшчәнлекнең башында фәнни консультант булып филология фәннәре докторы Флүн Мусин торса, аның вафатыннан соң бу эшне мәрхүмнең үтенече буенча, профессор Фоат Галимуллин дәвам итте. Флүн Мусин Ләйлә Минһаҗеваның кандидатлык диссертациясенең дә фәнни җитәкчесе иде.
Докторлык диссертациясенең оппонентлары булып фән докторлары Мәскәүдән Әлфинә Сибәгатуллина, Башкортстаннан Риф Әхмәдиев, Казаннан Рамил Исламов хезмәтне югары бәяләп, филология фәннәре докторы исемен бирергә лаек дип, чыгыш ясадылар. Шулай ук Язучылар берлегеннән шагыйрь Рәдиф Гаташ, Министрлар Кабинетының телләрне үстерү бүлегеннән язучы Галимҗан Гыйльманов, фән докторлары Нурмөхәммәт Хисамов, Хатыйп Миңнегулов сүз алып, хезмәт дәрәҗәле исемгә лаек, дип сөйләделәр.
Безнең районнан Ләйләнең иҗатташы филология фәннәре кандидаты, Алан урта мәктәбе директоры Рәҗәп Бәдретдинов, Бөрбаш мәктәбендә Ләйлә Ихсановнаны татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан укытучысы Гөлнур Мифтахова катнашты һәм чыгыш ясадылар. Яклау уңышлы узды. Якташыбызны дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән без дә ихластан котлыйбыз, уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев