Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз Харис хәзрәт Пушкин иҗатын тәфсилле өйрәнүче

Күптән түгел редакциябезгә бер апа килде. Үзен ул Малмыж шәһәреннән Разия Хәбибрахманова дип таныштырды. - Харис Салихҗанның күптән түгел "Религия и наука", "Дин вә фән" дигән китабы дөнья күрде. Бу китап - яңа бер ачыш.

Ул яшьләрне кызыксындырган шактый күп бүлектән, дөресрәге, биш өлештән тора. Аларның һәр бүлеге турында күп итеп язарга һәм сөйләргә булыр иде. Ул китапны үзегез укысагыз, бәхет бишегендә тирбәлгәндәй булырсыз. Ислам диненең нечкәлекләрен, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булуын, тормышыгызның да хикмәтле якка үзгәрүен тоярсыз, - диде ул.

Райондашыбыз Харис хәзрәт Салихҗан күпләр өчен дин әһеле буларак кына түгел, Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатларын тәфсилле өйрәнгән галим буларак та таныш. Ул үзенең дөньяга карашы, фикерләве белән һәркемнең игътибарын җәлеп итә.
Разия ханым Хәбибрахманованың Харис хәзрәт һәм аның "Дин вә фән" дигән китабы турындагы язмасы белән алдагы көннәрдә таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250