Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якты «Салават күпере»

Кече Лызи мәдәният йортында булып узган «Җыр - ул тормыш» концертын «Салават күпере» («Радуга») фольклор ансамбленең кызлары һәм егетләре ачып җибәрде. Әлеге ансамбльнең оештыручысы Галина Петрова. Алар удмурт халкының «Кичке аулак өй» дигән гореф-гадәтен күрсәтеп уздылар.

Чыннан да тамашачы алдында якты «Салават күпере» чыгыш ясады. Халык аларның чыгышын тын да алмый карап утырды, аннары сәләтләренә сокланып, озак кына кул чапты. Ансамбльнең егет-кызларының осталыкла-рыннан монда гына да сокланып калмадылар. Сабада узган «Ватан» фестиваль-конкурсында да (рәсемдә) безнекеләрне күреп алдылар, чөнки анда алар иң яхшылар иде. Фольклор номеры белән чыгыш ясаучы тугыз ансамбль арасында «Салават күпере» беренчелекне яулап, үзләренең киләсе җиңүләренә юлны тагын да киңрәк ачты.

Үткән ноябрь бәйрәмнәрендә «Салават күпере» Казан сәхнәсендә балкыды. Фестивальдәге 25 мең катна­шучы арасыннан безнең кызлар һәм егетләр финалга үтеп, 1нче ноябрь көнне «Уникс»ның Зур залында сайлап алу турында катнашты. Халык иҗаты конкурсы калада дүрт көн дәвамында барды һәм 2нче ноябрь көнне финал өлеше узды. Безнең «Салават күпере» монда да лаеклы итеп чыгыш ясады һәм меңнән артык кеше арасында өченче урынга лаек булды. 4нче ноябрь көнне исә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган гала-концерт узды. Коллективларның чыгышла­рына дәрәҗәле жюри әгъзалары бәя бирде. Ә алар арасында халык артистлары да, мәдәниятнең атказан­ган шәхесләре дә бар иде.

Минемчә, зур шәһәр сәхнәсендә чыгыш ясау үзе үк олуг җиңүгә тиң. Яшь артистлар өчен мондый чыгыш­лар бәяләп бетергесез тәҗрибә, уңай тәэсирләр һәм дулкынлану бирә. Тик соңгысы исә «Салават күпер»-ләренә җиңәр өчен бер дә комачауламаган. Алар безне әлеге җиңүләре белән шаккаттырды. «Салават күпер»ләренә чын күңелемнән сәламәтлек, киләсе чыгышлары өчен көч һәм шәп кәеф теләп калам. Алга таба да сезнең иҗади юлыгыз кечкенә һәм зур җиңүләргә бай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев