Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ялгышлары күп шул язмышларның

Җитмеш яшь Җитмеш яшь ул азмы-күпме, Күп тә кебек карасаң. Күз ачып йомган ара бит Еллар белән санасаң. Җитмеш ул - гомер көземе, Әллә яшьлек язымы, Гомергә җыйган бөртекнең Әллә уңыш ашымы? Җитмеш яшь ул - яшьлек язы. Әле җырлап чабасы. Унсигез белән җитмешнең Каш белән күз арасы. Җитмеш яшь...

Җитмеш яшь
Җитмеш яшь ул азмы-күпме,
Күп тә кебек карасаң.
Күз ачып йомган ара бит
Еллар белән санасаң.
Җитмеш ул - гомер көземе,
Әллә яшьлек язымы,
Гомергә җыйган бөртекнең
Әллә уңыш ашымы?
Җитмеш яшь ул - яшьлек язы.
Әле җырлап чабасы.
Унсигез белән җитмешнең
Каш белән күз арасы.
Җитмеш яшь ул - шундый вакыт:
Оныкларны багасы,
Алъяпкычны алга бәйләп,
Сөрлеккәнче чабасы.
Киленнәр эштән кайтканда
Берлинны алган кебек,
Өйдә калтырап торасы
Пленда калган кебек.
Җитмеш яшь ул - шундый вакыт:
Бу - яшьлекне яшьнәтү,
Пенсияне учлап алып,
Ссуда түләгән балаларны
Пенсиягә яшәтү.
Тумас борын картаймыйк без,
Мәңге яшь калсын күңел.
Аз да түгел, күп тә түгел,
Җитмеш яшь чүп тә түгел.
Гөрләтеп яшибез әле,
Ис китми юкка-барга.
Насыйп булсын әле безгә
Җитмештә - җилдерергә,
Сиксәннәрдә- сикерергә,
Туксанда - тыпырдарга.
Синнән гүзәлләрне тапмадым
Чәчәк бүләк итим дидем сиңа,
Зәңгәрләрен, кызыл, акларын.
Ни кадәрле генә күзләсәм дә,
Синнән гүзәл чәчкә тапмадым.
Йолдыз бүләк итим диеп сиңа,
Йолдызларны күзлим мин таңда.
Күпме генә йолдыз чүпләсәм дә,
Синдәй якты йолдыз юк анда.
Бер моңлы җыр бүләк итим дидем,
Бик матурын, сиңа тиң генә.
Гомерлеккә моңнар таратырлык
Иң матур җыр бары син генә.
Ялгышлары күп шул язмышларның
Ялгышлары күп шул язмышларның,
Тәкъдир йөртә сугып уңга-сулга.
Бер яндыра сүнмәс ялкыннарда,
Тотып ата кайчак бозлы суга.
Ялгышлары күп шул язмышларның,
Очраштыра кайчак чит-ятларны.
Яратмасны яраттыра кайчак,
Сөрлектерә тигез пар атларны.
Ялгышлары күп шул язмышларның,
Тик гомерләр санап бирелгән.
Төзәтергә вакыт бирелми шул,
Күпме ялгыш җиргә сибелгән.
Ялгышлары күп шул язмышларның,
Күпме ялгыз назга тилмергән.
Язмыш, ялгыш бергә елап йөри,
Сибелеп җиргә әче җил белән.
Ялгыш арты ялгыш ясый язмыш,
Язмыш кырыс диеп уфтанмыйк.
Бәндә хали түгел хаталардан,
Язмышларга гына сылтамыйк.
Бәхет мәңгелекме?
Гел бәхетле булып булмый,
Бәхет мизгелләрдән тора.
Тормыш үзе олы сәхнә
Без - артистлары гына.
Кеше булып калыйк
Тик бер генә тапкыр яшибез бит,
Башка гомер инде бирелми.
Гомер юлы төгәлләнеп килә,
Яшәү дәрте генә сүрелми.
Тик бер генә тапкыр яшибез бит,
Күпме рәнҗеш-каргыш җыябыз.
Бөтен җиргә борын кыстырабыз,
Кеше сыйфатларын җуябыз.
Нигә хаҗәт: кеше тикшерәбез, -
Башкалар да безнең ишеләр.
Дус һәм тату яшик, үпкәләшмик,
Кеше булып калыйк, кешеләр!
Фото: http://tulasmi.ru/news/36761

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250