Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яр сайларга соңга калмагыз

Һәрбер кеше үз теләге белән Эзләп табар хәләл, үз тиңен. Җан җылысын көткән ялгызаклар Сәбәп итсәң йөрмәс тилмереп. Яшь чагында яр табуы җиңел, Ялгышулар күбрәк булса да. Төпле акыл белән гаилә кору - Хуплана бит татар халкында. Кемдер капка ачса танышырга, Җайлы булыр сайлап алырга. Аралашып күпер салу кирәк Ошаганын...

Һәрбер кеше үз теләге белән
Эзләп табар хәләл, үз тиңен.
Җан җылысын көткән ялгызаклар
Сәбәп итсәң йөрмәс тилмереп.

Яшь чагында яр табуы җиңел,
Ялгышулар күбрәк булса да.
Төпле акыл белән гаилә кору -
Хуплана бит татар халкында.

Кемдер капка ачса танышырга,
Җайлы булыр сайлап алырга.
Аралашып күпер салу кирәк
Ошаганын табып җаныңа.

Кем кайгыртыр синең тормыш өчен
Әгәр үзең башлап йөрмәсәң?!
Гомер үтә, ялгыз калырмын дип
Бераз гына янып-көймәсәң.

Күңелдәге якты, матур хисләр
Бүген сезнең йөзне бизәсен.
Үз тиңеңне табу мөмкинлеге
Хыял офыкларын киңәйтсен.

Йөрәк сизгерлеген эшкә җигеп,
Кыю атлап алга барсагыз,
Кабынырга тора җылы учак
Бергәләшеп очкын салсагыз.

Бәхетләрне яулап алыр өчен
Яр сайларга соңга калмагыз.
Безнең ихлас - изге ният белән
Якынайсын иде арагыз!
Яр сайларга соңга калмагыз,
Дәвалансын күңел ярагыз!

Зөлфирә Камалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250