Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшик, дуслар, бергәләп

Яшь чакларның матур мизгелләрен берни белән чагыштырып та, алыштырып та булмый икән. Яшьлектә ныгыган дуслык, бердәмлек гомер буе синең юлдашың булып бара.

Күптән түгел Шода клубында Куныр урта мәктәбендә белем алучы 10нчы сыйныф укучыларының «Яшик, дуслар, бергәләп» дип аталган бәйрәм кичәсен карарга туры килде. Заманча дәртле биюләр, моңлы җырлар, көнкүрештән алынган искитмәле мәзәк-көлдергечләр белән аралаштырып алып барылган әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады. Җырчы-сандугачлар Илзия Фәйзрахманова, Сиринә Гыйльмуллиналар күңел түрләреннән ургылып чыккан моңнарын тамашачыга тәкъдим итте. Сүз осталары Рүзәл Мөхәммәдиев, Инсаф Садыйковларның чыгышлары да алкышларга күмелде. Оста биюче кызлар һәм егетләр дә үзләрен сәхнә артистларына тиңләп, залдагыларны уч төпләрендә тоттылар. Берәм-берәм сәхнә түренә «тәгәрәгән» Салават Фәтхетдинов, Мөнир Рахмаевларга да халык кулын жәлләми чапты. Өстәвенә, мавыктыргыч уеннары белән тамашачыларны да урыннарыннан селкетеп алдылар укучылар. Сөйләп бетергесез осталык, искитмәле кыюлык, тырышлык һәм талант каян килгәндер үзләренә?! Сыйныф җитәкчеләре Резеда Закирова да үзенең укучылары белән чын күңелдән горурлануын яшермәде.
Җыелган авыл халкын бергә булырга, бердәм булырга, җырга-моңга төренеп, һәрчак елмаеп, дус булып яшәргә өндәүче әлеге кичәне оештырганнары өчен 10нчы сыйныф укучыларына барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Кояшка үрелеп үсүче болын чәчәкләре кебек сез дә югарыга үрлисез. Үскән саен күбрәк ачыла, матурлана барасыз. Алдагы юлларыгызда әле сезне бик күп якты көннәр, истә калырлык мизгелләр көтә. Сынау баскычларында алданмыйча, янәшәгездәге якыннарыгызга, дусларыгызга тугрылыкны саклап калыгыз. Һәрчак шулай бергә җырлап-биеп, көлеп, сөенеп яшәгез.

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250