Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьлек моңнары сүнми

Субаш мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы, аяк басар урын да юк. Авыл халкы гына түгел, күрше-тирә авыллардан да күпләп килгәннәр. Нигә дисәң, сере дә бар. Чөнки бүген сәхнә ветераннары әниләргә багышлап концерт куялар бит.

Мәдәният йорты директоры Хәлил Фәизов бу концертны хәзерләүгә бик зур көч куйган. Сәнгать мәктәбен тәмамлаган, бар яктан уңган егет өздереп җырлый, баянчы да, төрле музыка коралларында оста уйный, мәктәптә балалар белән эшләргә дә вакыт таба.
Концерт оештыру җиңел эш түгел. Һәр пенсионер-артистның өенә барып, хәл-әхвәлләрен белешеп, концертка катнашырга күндереп сөйләшә белү сәләте дә бирелгән егеткә. Шулай булмаса, шулкадәр ветеранны әйди алмас иде.
Концертны авыл җирлеге сәркатибе Рафилә Вафина ачып җибәрде. Хөрмәтле әбиләр, кадерле әниләребезне матур бәйрәм белән тәбрикләде һәм аларга үзенең җырын бүләк итте.
Концертны сәхнә осталары Ильвир Васильев һәм Альберт Николаев күңелле итеп мәзәкләр, шигырьләр белән бизәп, халыкны үзләренә җәлеп итәрлек итеп алып бардылар. Бертуган Раушания һәм Дания Фәйзрахмановалар, Әнисә Хәкимҗанова, Равил Шакиров, Валентин Прокопьев һәм Таһир Хәкимовның моңлы җырлары, Геннадий Ильинның сыздырып гармунда уйнавы көчле алкышларга күмелде. Җыр арасында төрле халык биюләре дә үзенә бер ямь өстәде. Тагын шунысы да бар: әле күптән түгел генә армия сафларында хезмәтләрен тутырып кайткан егетләребез Х.Вәлиев һәм Г.Газизовлар солдат киемнәреннән залдагыларны котларга сәхнәгә чыккач, күпләрнең күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде. Субаш мәдәният йорты җыр-моңга күмелде. Һәркем ретро-концерттан канәгать. Ветеран артистларга сәламәтлек, гаилә бәхете, кабат очрашуны теләп, халык шат күңел белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250