Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ЯШӘСӘҢ ТИК БАРЫ ҮЗЕҢЧӘ (сәхифә)

Бүгенге сәхифәбезнең кунагы - Сәлимә Габделхакова. Сәлимә озак еллар Яңгул мәдәният йорты директоры булып эшләде. Бүген урта мәктәптә бию түгәрәген җитәкли. Тормыш иптәше Раушан белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хезмәте сәнгать белән бәйле булганга, ул һәрчак иҗат уты белән янып яши. «Энемнең вафат булуына 10 ел тулган көнне күңелдә кисәк...


Онык туды
Онык туды - дөнья рәхәт,
Рәхәтлеген күпләр беләдер.
Көтеп алдык, бик кадерле безгә
Ходай аны шуңа биргәндер!
Ходай биргән дәүләтебез диеп,
Рәхмәт әйтеп шөкер итәбез.
Кайталар дип сагынып торабыз да,
Китеп баргач өзелеп көтәбез.
Һәрбер көнгә шөкер итеп яшим,
Балаларга телим иминлек.
Оныкларым йөгереп йөрсен янда,
Бәхетләре булсын гомерлек.



Үзем булып калам!
Усал диләр, юк горур мин,
Әтиемнән күчкән горурлык.
Горурлыгым, шөкер, җитә әле,
Таш кыяга каршы торырлык!
Намус белән үттем гомер юлын,
Кирәк чакта әйттем сүземне.
Беркемне дә ялгыш рәнҗетмәдем,
Рәнҗеттеләр минем үземне.
Нинди генә чагым булганда да
Тайпылмадым барган юлымнан.
Ялгышып та, читкә күз атмадым,
Горур атлыйм тормыш юлыннан.
Гомер буе үзем булып калдым,
Үзгәртә алмый мине беркем дә.
Яраклашмыйм кем өчендер,
Яратмыйм мин алай йөрергә.
Ничек телим, шундый булып калам,
Шундый булып инде үскәнмен.
Беркем тырышмасын үзгәртергә,
Тели икән, үзе үзгәрсен.
Мин теләмим кем өчендер генә,
Үзгәрмичә яшим, үземчә.
Дөнья да бит шунысы белән матур
Яшәсәң тик бары үзеңчә!


И, ходаем!
Балаларым булсын бәхетле,
Туганнарга озын гомер бир.
Якын дуслар булсын янымда,
Ә калганы миңа барыбер!
И, ходаем, сәламәтлек сорыйм,
Балаларга, якын дусларга.
Туганнарым - яшәү чыганагым,
Мең ризамын менә шуларга.
Кайгы белән шатлык аралаша,
Шулай үтә икән ул гомер.
Кеше булып калу кирәк,
Ә калганы миңа барыбер.
Ялагайлар, купшы-куштаннардан,
Тормышымны, зинһар саклый күр.
Кермәсеннәр алар арабызга
Ә калганы миңа барыбер!
Хезмәтемнән, җанны аңлый торган
Тормыш юлдашымнан аерма...
Балаларны, оныкларны сакла,
Канатымны минем каерма!




Кеше булыйк!
Тормыш юлы сикәлтәле,
Бай ул әче-төчегә.
Әчесе дә берни түгел
Кеше булган кешегә.
Кеше исеме горур яңгырый,
Күпме мәгънә шушы исемдә.
Тормыш ваклыклары берни түгел,
Кеше булган кешегә.
Тоткан кыйблаң туры булса,
Исем китми гайбәт-ишегә.
Ялган сүзләр һич ягылмый,
Кеше булган кешегә.
Ялагайлык һич килешми,
Кеше булган кешегә.
Түбәнчелек була алмый,
Кеше булган кешедә.



Бәхет
Бәхет нәрсә ул дисезме?
Яраткан эшең булса.
Авыр чакта иңне куяр
Кадерле кешең булса.
Шатлык кына китерә торган
Эшкә ашкынып чапсаң.
Якыннарың көткән өйгә
Кайтасы килеп кайтсаң.
Бәхет була шул чагында
Хәсрәт китермәсә балалар.
Балаларга үрнәк әни булып,
Юл күрсәтсә газиз аналар.
Әни, диеп бала өзелеп торса,
Кирәгеңне әгәр тоя алсаң,
Балаларның матур яшәвенә.
Чын күңелдән әгәр куансаң.
Яннарыңда оныкларың йөрсә,
Син аларга ярдәм итә алсаң.
Үземә дә калмый диеп түгел,
Соңгысын да бүлеп бирә алсаң.
Бәхет сине ташлап китәр сыман
Сынаулардан качып югалсаң.
Һәммә кеше зур бәхеткә лаек,
Дөрес юлны әгәр сайласа.



Ни булды бу дөньяга?
Ялагайлар басты бу тормышны,
Әтрәк-әләм басты дөньяны.
Фахишәләр күкрәк киереп йөри,
Оялтып кара бүген син аны?
Тәүфыйклегә тагыла гайбәт, ялган,
Күз яшьләрен түгә гаепсез.
Гөнаһлылар йөри без кем диеп
Кыланалар алар бик ипсез.
Бер-берләрен күралмый кеше,
Сарык тиресе ябына бүреләр.
Тиреләре тәннән шуып төшсә,
Кемлекләре инде күренә.
Бер гөнаһсыз сабый шәһит китә,
Гаеплене ничек табасы?
Яшь баланы көчли шакшы җаннар
Төбеннән үк килә кортасы!
Көчләүчегә карар шундый булсын:
Я өзәргә төптән, кисәргә.
Өзелгәнгә карап, шаклар катып
Торсын иде, белми нишләргә.
Законнарны әгәр үзебез язсак,
Белер идек ничек язасын.
Тиешенчә булсын катгый карар,
Гаеплеләр алсын җәзасын.
* * *
10 ел булды сине югалтканга,
Бик ерак шул, энем, аралар.
Яраларны вакыт дәваламый.
Тирәнәя бара яралар.
Гашыйкларның бу бәйрәме
Кемгә шатлык, безгә юксыну.
Шушы төндә, без югалттык сине,
Авыр булды синнән аерылу.
Урының синең җәннәтләрдә, беләм.
Фәрештәдәй, изге идең син.
Анда да бит синдәй затлар кирәк,
Язмыш шулай язган, беләм мин.
«Апайлар» дип бик яраттың безне,
Көтеп алдың безне нигәдер?
Сагынабыз, юксынабыз, энем,
Йөрәк сыкрый һаман шуңадыр.



Язмыш сынавы
Ходай сыный яратканны.
Яратмаган кала ник читтә?
Читтән күзәтә сыналганны,
Котылырга тели ничек тә.
Яшәр өчен бирелә сынаулары,
Сынау өчен бирелә авырлык.
Сынаганда бөгелеп сынмас өчен,
Ходай үзе бирә сабырлык.
Күрәчәкне алдан белеп булмый,
Килми бит, килми белгертеп.
Язылганнан качып булмый,
Язмышларны булмый үзгәртеп.
Сынауларны җиңеп чыгар өчен,
Таба белсәң, әгәр чарасын.
Ходай барыбер яратканын сөя,
Яши алсаң, белеп чамасын!



Картаясы килми
Апа, дия укучылар,
Әнием, ди кызларым.
Әби, диеп онык дәшә,
Үткән-киткән елларым.
Үткән еллар үзенекен итә,
Гел яшь син дисәгез дә.
Картаясы бер дә килми
Йөрәк гел унсигездә.
Чәчләргә чаллар куналар,
Маңгайда арта сырлар.
Апа, әни, әби булдык,
Еракта калды еллар.
Иптәшем дә «карчык» дия
Әллә чын, әллә уйнап.
Әллә чынлап та картаям?
Утырам әле уйлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250