Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язлар кабатлана икән

Авылларда яшьләрнең бик аз калулары мәдәният хезмәткәрләренең эшен бик кыенлаштырды. Нинди генә чара үткәрергә уйласаң да, бу проблема үзен сиздерә.

Ә менә безнең Яңгул мәдәният йорты хезмәткәрләре бу кыенлыктан чыгу юлын таба беләләр. Бәйрәмнәрдә ялга кайткан яшьләр белән дә менә дигән чаралар, концертлар оештыралар, өлкәннәргә дә тыныч кына «картаеп ятарга» ирек бирмиләр. «Ветеран» клубы бик уңышлы эшләп килә. Әнием - Алсу Сабирова шушы клубның җитәкчесе булгач, аның эше миңа бик таныш. Эш сезоны башлануга, клуб әгъзаларын чәй өстәле артына киңәшмәгә җыйдылар. Биредә ел буена эшләр планлаштырылды. Иң беренче итеп сәхнә ветераннары концерт әзерләргә булдылар. Нинди генә исемнәр белән атасалар да, халык телендә барыбер «Октябрь бәйрәме» дип йөртелүче бәйрәм уңаеннан, әлеге концерт шаулап узды. Ул «Җәүһәр» фольклор коллективының чыгышы белән башланып китте. Тальян моңы ишетелде. Сәхнәгә бертөркем егетләр-кызлар кичке уенга чыкты. «Наза», «Түгәрәк» уеннары уйналды, «Чабата», «Шәлъяулык» биюләрен яшьләрчә җиңеллек белән башкардылар. Гөлзада Заһретдинова, Нәкыйп Сафиуллиннарның очып-очып биюләренә һәркем таң калды.

Быел авылыбызда көмеш һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләр бик күп икән. Кичәнең иң хөрмәтле кунаклары, әлбәттә, 60 ел бергә бәхетле гомер кичергән Разия һәм Әхәт Хәтимовлар булды. Аларны котларга балалары, оныклары да сәхнәгә күтәрелде. Кызлары, сәхнә ветераннары, Розалия Гыйльманова «Минем кадерлеләрем» дигән җыр башкарды. Ә соңыннан Әхәт абый үзе «Яшь наратлар» көен сузып җибәрде. Халык аны көчле алкышларга күмде.

Юбилярларны залга озатканнан соң, концерт дәвам итте. Җырчылар Фәния Әшрәфҗанова, Гүзәлия Вәлиева, Нурия Сәләхетдинова, Рауза Сафиуллина, Хәлимә Зәкиеваларны тамашачы бик җылы кабул итте. Хәлимә апа әле яшьләр җитезлеге белән чегән биюен дә башкарды. Инде күптәннән халык алдына чыкмаган талантлы җырчылар Шамил Нәбиев, Фәридә Гариповаларның бергәләп дуэт башкаруы безнең өчен зур ачыш булды. Аларның башкару осталыгына, сәхнәдә үзләрен профессиональ җырчылар кебек тота белүләренә тамашачы таң калды һәм көчле алкышларга күмде.

Нәфис сүз остасы Рәсүлә Гыйльманова әле генә әби ролендә, шул арада нәни кыз ролендә сәхнәгә чыкты. Бөтен рольне дә җиренә җиткереп башкара, афәрин! Гомер буе балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләгән Рузилә Габдрахманова һәм ветеран укытучы Әмир Шәрәфиев мәдәният йорты хезмәткәрләренең уң куллары - кирәк икән баянда, кирәк икән тальянда өздереп уйныйлар, күңелләрне айкарлык моңлы тавыш белән җырлыйлар да.

Зөһрә Зиннәтуллина, Рәмзия Миңнемуллина, Гөлчирә Мөбарәкова, Розалия Гыйльманова, Фәридә Гарипова да үзләрен яхшы биюче һәм юмор остасы буларак күрсәттеләр. Сәхнәгә кызыл йолдызчыклар таккан октябрятлар чыккач, өлкән буын тамашачылар көләргә дә, еларга да белмәде. Хәтта «Йолдызчык» җырына кушылып җырладылар! Ерак балачакларына кайткан кебек булдылар.

Концертны барлык үзешчәннәр «Картаямени соң йөрәк» җыры белән төгәлләделәр. Караңгы, яңгырлы көзләрдә язлар килгән кебек тоелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250