Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язлар килде

Туган якларыма язлар килде, Хискә күмеп җанны, күңелне. Назлар иңдер җанга язларында, Бирче, Ходам, бераз гомерне. Гомерләрнең үтсә дә язлары, Тансык җанга кышы, көзе дә. Бары язда гашыйк җаннар тоя Тәүге сөю хисен күңелендә. Язгы кар суыдай агып китте, Сиздерми дә безнең гомерләр. Гомер көзендә дә яз җиткәнен Өзелеп көтә...

Туган якларыма язлар килде,
Хискә күмеп җанны, күңелне.
Назлар иңдер җанга язларында,
Бирче, Ходам, бераз гомерне.

Гомерләрнең үтсә дә язлары,
Тансык җанга кышы, көзе дә.
Бары язда гашыйк җаннар тоя
Тәүге сөю хисен күңелендә.

Язгы кар суыдай агып китте,
Сиздерми дә безнең гомерләр.
Гомер көзендә дә яз җиткәнен
Өзелеп көтә ярсу күңелләр.

Бирче, Ходам, гомерләрне безгә,
Күрик язлар гомер көзендә.
Язгы бөреләрдәй бөреләнсен
Һәр гашыйкның сөю күңелендә.

Флера Габдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250