Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчыга мәдхия

иҗат - яшәү рухы

Җырчыга мәдхия
Сәхнәләрне яңгыратып,
Саф, иртәнге чыктай балкып,
Исеме дә җисемедәй,
Энҗе җырлый, моң таратып.
Күбәләктәй бөтерелә,
Карашыннан нур бөркелә.
Мәхәббәтнең үзе булып,
Энҗе җырлый көлә-көлә.
Бии-бии Энҗе җырлый:
- «Гөлләр сибәм юлларыңа...»
Тагын кайчан елмаерсың
Телевизор экраныннан?!
Көзге яңгыр
Көзге яңгыр ява көннәр буе,
Күз аллары куерылган томан.
Кургаш, авыр болытларың аша
Салкын сулышыңны тоям.
Сиңа дәшәм, яңгыр, тыңласаңчы!
Авыр тойгыларны юып алчы.
Күңел булмый лычма су булмасам,
Чыланмасам әгәр бер туйганчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250