Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырлап, көлеп яшибез

Мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Хәсәнова авыл халкын һәрдаим күңелле чаралар, мәгънәле кичәләр һәм истә калырлык концерт программалары оештырып сөендереп кенә тора.

Әле менә күптән түгел генә, Знче апрель көнне үткәрелгән «Җырлыйк әле» музыкаль уен-ярышы белән көлкеле эчтәлекле, шаян рухтагы тамаша да күңелләргә яз сулышы өрде. Өлкән буын вәкилләре яшьләргә каршы «көч сынашып», җырга сәләтле булуларын күрсәттеләр. Катнашучылар элекке еллардагы онытылмас җырлар белән беррәттән заманчаларын да осталык белән үзенчәлекле итеп башкардылар. Телеэкраннардан яратып карый торган «Җырлыйк әле» тапшыруыннан бер дә кимен куймадылар. Уен тәмамлангач үткәрелгән юморга корылган концерт та күңелле мизгелләр бүләк итте. Шыгрым тулы залның чыгыш ясаучы авылдашларыбызны көчле алкышларга күмүенә чын күңелдән сөенеп утырдым.
Бу кичәдән рәхәтләнеп күңел ачып, уңай энергия алып таралыштык. Авылыбыз халкының шулай сәнгатькә гашыйк булып, тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, ихластан күңел ача белүе үзе бер горурлык, югыйсә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250