Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Йолдызлар, йолдызчыклар...” районыбыз сәхнәсендә -1

Бу көннәрдә районыбыз сәхнәсендә район күләмендәге "Созвездие-йолдызлык" фестивалендә җиңгән балаларның йомгаклау концерты булды.

Балачак балачак инде... Балаларны сәхнәдә күрү рәхәт тә, ләззәт тә... Арада буй җиткән кызлар да, егетләр дә бар, аларны исә тагын да башкача, таныла баручы яшь йолдыздай кабул итәсең. Бәйгедә бакча нәниләрен дә катнаштыралар. "Бәләкәчләр"нең чыгышларындагы кимчелекләргә кадәр матур күренә. Гаять әһәмиятле һәм кирәкле бәйге бу. Янә яшь талантларны ача алганнар - Салавычтан Ильдан Дәминов март аенда сәнгать мәктәбенең хисап концертында "Дим-дим"не җырлап таң калдырган иде (тамашачы аны бик озак күңелендә йөртте), монысында түбәтәен кыңгыр салып, "Мин татар малае"дип яңгыратты. Ильдандагы аһәң, моң дәрьясы.. Күз тимәсен, сәнгать мәктәбендәге җитәкчесе Гүзәл Әскаровага да аның белән шөгыльләнү күпкә җиңелдер. Сөмбел Ибраһимова, Илүзә Гайнетдинова, Руслан Ибраһимов, Зөһрә Хисаметдинова, Язилә Мөхәммәтҗанова һ.б. йолдызларыбыз да матур иттереп җырлаулары белән тамашачы күңелен яулады. Биюләрдән Салавыч, Норма, Балтач, Кече Лызи, Чепья , Кариле, Түнтәр, Карадуган, Яңгул, гимназия, Кенә, Нөнәгәр авылы мәгариф учреждениеләрендәге балаларның чыгышы алкышларга күмелде.

Мактау мактау белән... Шул ук вакытта тамашачы күрергә теләгән мизгелләр дә юк түгел. Балаларыбызның сәхнәдә үз-үзләрен иркен тотулары җитми, хис сизелми, номерлар бик отышлы сайланган булса да, аны башкарыр өчен дәрт юк, биюгә әллә ни хирыслыклары булмаган балалар да чагыла. Ләкин алар нишләптер гел алда биеп, чыгышның ямен боза.Тамашачы моны күрә, бәяләп утыра. Шигырь сөйләгән балаларда бер генә кимчелек тә күренмәде, шигырьләрне шулкадәр сәнгатьле иттереп сөйләп бирә алдылар, гимназиядән Әмир Габдрахмановка, Түнтәрдән Илфат Гыйльмановка "Афәрин!" дип әйтүдән башка сүз юк. Йолдызлык бүген дә дәвам итә. Уңышлар телик сезгә, яшь йолдызлар. Ничек кенә булмасын, бүген дә сезгә карап куанырбыз, алкышларга күмәрбез үзегезне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250