Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үзеңне наркотикларга бәйләмә, ди кенәлеләр

Түбән Кенә авыл клубында «Үзеңне наркотикларга бәйләмә" дигән исемдә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Рәдиф Сәгъдинең «Алсу томан» спектакле авыл халкына тәкъдим ителде.

Р.Сәгъдинең «Алсу томан» моңсу драмасында гаять мөһим, кирәкле тема - афәт булып бүгенге безгә үтеп кергән наркомания мәсьәләсе һәм ятим, сукбай балалар, яшүсмерләр тормышы сурәтләнә. Чечен сугышы кайтавазы, Чернобыль фаҗигасе, эчкече әти-әнисеннән качып киткән яисә ятим калып, интернатта чит-ят кулларда үскән балалар язмышы өчен борчыла драматург. Чарасызлык, һәртөр кимсетелү аларны җимерек йорт подвалына җыйган. Әлеге «тормыш төбендә» яшәүчеләрне ничек итеп наркомания, эчкечелек, фахишәлек сазлыгыннан саклап калырга, тартып алырга?
Һәр гасырның - үз проблемасы... Наркомания һәм ташландык балалар - безнең заман чире. "Алсу томан" спектакле - урамда әти-әнисез калган ятим балалар язмышы турында. Мондагы вакыйгалар бүгенге көн чынбарлыгын чагылдыра. Әлеге спектакль балаларны да, әти-әниләрне дә, бөтен халыкны уйланырга мәҗбүр итә, дип хәбәр итәләр район мәдәният бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250