Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Зәңгәр шәл»ләре тамашачы мәхәббәтен яулады (фото)

"Театр яктылыкка, нурга илтә..." исеме астында татар театрының 110 еллыгы уңаеннан төрле зоналарда театрлар гөрләде. Һәркем үзенчә тырышты, үзенчә булдырды. Кенәбаш авыл клубы да әлеге чарадан читтә калмады.

Алар тамашачыларга Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. 4 март көнне Алан авылы тамашачысына үз осталыкларын күрсәтеп кайттылар. Жюри әгъзалары спетакльне бик уңай бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр.

8 март көнне исә, Кенәбаш клубында авылдашларны бәйрәм белән котлап, әлеге спектакльне күрсәттеләр. Укытучылар Кадрия Фаткрахманова, Рәйханә Хөсәенова, Азат Галиәхмәтов, әниле-кызлы Энҗе, Инзилә һәм Ләлә Сөнгатуллиналар, Кенәдән кадәр менеп уйнаган Гөлкәй Хәйруллина, Кенәбаш авыл китапханәсе мөдире Энҗе Галиәхмәтова һәм Рәдиф Зыятдиновлар үз рольләрен зур осталык белән башкарып, тамашачының мәхәббәтен яуладылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар, гаиләләренә иминлек, тынычлык теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250