Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зәңгәрсу чәчәкләр аңлатыр

Гөлшат Галиева - Салавыч Сәрдегәне кызы. Быел Салавыч урта мәктәбенең 7нче сыйныфын тәмамлаган. Күңелендәге хисләрен каләм белән шигъри юлларга сала. 15 яшен тутырып килүче кызның күңел түрендә нинди хисләр бөреләнеп килә? Бу сорауларга җавапны аның шигырьләреннән эзлә, укучым!


Дустыма
Беркемгә начарлык китермәс,
Рәнҗетмәс ялгыш та, уйнап та.
Бернигә моң-зарын сиздермәс,
Сөйләнмәс орышып, хурлап та.

Сүзләре хак булыр һәрчакта,
Ялганлап күңелне кайтармас.
Авырлык килгәндә ташламас,
Сүз башын яманлап башламас.

Киләчәк язмышлар дустымнан
Аерса озакка-озакка,
Дуслыкны суытмам, онытмам,
Сагынып алырмын кочакка!

Балдай татлы сүзләр
Балдай татлы сүзләр - күңелемә шифа,
Булмаса да тулы хакыйкать.
«Яхшы сүз ул - җан азыгы»,- дигән
Борынгылар сүзе хак икән.

Балдай татлы сүзләр - канат куя җанга,
Дөнья - иркен, борчу вак икән.
Кәеф төшеп, җаның үртәлгәндә
Яхшы сүзең - үзе бал-шикәр.

«Тел күрке - сүз. Тәмле телле бул, балам,
Елмаеп йөр», - дия иде бабам.
«Кеше белән үз телеңдә сөйләш», - дигән
Үгет-нәсыйхәтен искә алам.

«Дүрт аяклы ат та абына бит»
Дөнья - куласа ул, сабыр бул, түз.
Рәнҗетелгән күңел - йөрәгенә ала,
Шәфкатьле бул, әйтмә авыр сүз.

Сынау
Тәрәзәңә карап, уйга чумып,
Нигә инде шулай моңаясың?
Сызлана шул күңел дигән булып,
Яшь аралаш нигә елмаясың?

Гөлләрең дә, әнә, тәрәзәңдә
Шау чәчәктә, көлеп тора күптән.
Әйдә әле, сөртик яшьләреңне,
Елмай сагышларга: үткән-беткән.
* * *
Тәрәзә төбендә зәңгәрсу чәчәкләр
Кояшка куелган каратып.
Чалынмый күзеңә, сиздерми үзеңә
Яшертен йөримен яратып.

Сокланып моңына, тыңлачы тын гына
Талларга сыенган кошкайны.
Табигать йоклагач, сайрасын сандугач,
Өркетеп очырма дускайны.

Уятып дөньяны, таң җиле өн салды,
Кызарып офыкта таң атар.
Яшерен серемне, тәрәзәң төбендә,
Зәңгәрсу чәчәкләр аңлатыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250