Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

11 сыйныф – сайлау вакыты

11 сыйныф - һәр баланың киләчәккә үз юнәлешен сайлар вакыт. Кем булырга? Кая укырга керергә? Бу сораулар чыгарылыш сыйныф укучыларын аеруча борчый.

Кемнеңлер табиб булып, кешеләргә шәфкать өләшәсе килә. Кайберәүләребез чит телләр өйрәнеп, төрле илләр буйлап сәяхәт итү турында хыяллана. Шулай ук укытучы, агроном, юрист булырга теләүчеләр дә бар арабызда.

11 сыйныф-балачакның соңгы елы. Мәктәпне бетереп кулга аттестат алуга, бөтенләй икенче тормыш башланадыр, мөгаен. Чөнки моңарчы без әти-әниләр кочагында яшәдек, күп эшләребез алар киңәше белән эшләнде. Ә мөстәкыйль тормышка аяк басуга, үзең өчен үзең җаваплы булуны истән чыгармаска кирәк.

Хәзерге вакытта безнең алда күпме уку йортлары, күпме мөмкинлекләр бар, ләкин күбебез кем булырга икәнен әле дә төгәл әйтә алмыйдыр. Шулай да бу сайлауны без дөрес итеп башкарып чыгарга тиешбез. Бу адым - безнең җитди һәм мөстәкыйль кабул иткән иң беренче карарыбыз булачак. Бигрәк тә күңелгә, кызыксыну-мавыгуларга туры килә торган һөнәр сайларга тырышырга кирәк.
Гомумән, һәрбер эшне яратканда гына ул уңышлы була, башкаларга да, үзеңә дә файда китерә. Нинди генә уку йортларына кереп, нинди һөнәр алсак та, минемчә иң мөһиме, җәмгыять өчен кирәкле кеше булып калу.

Зөһрә Нигъмәтуллина,
Карадуган мәктәбенең
11 сыйныф укучысы.
Фото: evening

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250