Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

3нче номерлы балалар бакчасының әти-әниләре рәхмәт белдерә

18 февральдән бистәбезнең 3нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт башлана, балалар бакчасы вакытлыча ябылып тора дигән хәбәр безне, әти-әниләрне, бераз хәвефләндерде, шикләндерде.

Бер яктан куансак, икенче яктан балаларыбызны ремонт чорында кая куярбыз дигән уй тынгылык бирмәде. Бу эштә безгә дөрес аңлатма биргән тәрбияче апаларыбыз зур хөрмәткә лаек. Район мәгариф идарәсе җитәкчеләре берсүзсез калдырырга урыннары булмаган гаиләләр өчен башка балалар бакчаларында урыннар тәкъдим итте. 5-6 атна эчендә балалар бакчасында шундый зур күләмле ремонт башкарылуына күңел дә ышанмый. 3 апрельдә инде без куана-куана, балаларыбызны җитәкләп, үзебезнең яраткан 3нче номерлы бакчабызга китердек.
Килеп кергәч, бакчабыздагы матурлыкны, балалар өчен тудырылган шартларны, уңайлыкларны күреп таң калдык. Бу зур хезмәтне тырышып башкарган «Стройремтех» оешмасына һәм башка хезмәт күрсәткән оешмаларга, балалар бакчасы коллективына, әти-әниләргә, район башкарма комитетына, мәгариф идарәсенә барлык әти-әниләр исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Балалар бакчасында эшләүче һәркемнең гаиләсе имин булсын, балаларыбыз исән-сау булсын. Коллективның иҗат эше саекмасын, хезмәте һәрвакыт югары бәяләнсен. Киләчәктә балаларыбызга шушы матур бакчага шатланып йөрергә насыйп булсын.

Зур хөрмәт белән,
3нче номерлы балалар бакчасының
әти-әниләр коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250