Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Адымнарыбыз нык

Балтач урта мәктәбендә «Фән адымнары - 2012» фәнни-гамәли конференция булып узды.

Татарстан Фәннәр Академиясе Президенты академик Әхмәт Мазһаров исемендәге фәнни-гамәли конференция алдагы елларда район күләмендә генә үткәрелсә, быел ул үз географиясен киңәйтеп, республиканы ук «колачлады». Чараның тантаналы өлешен мәктәпнең киләчәге булган 2нче в сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Резеда Гыйльматдинова) башлап җибәрде һәм конференция үз эшен 8 секциядә бүленеп дәвам итте. Конференциядә составында фән галимнәре, профессорлар булган башкала кунаклары да катнашты һәм алар һәр секциядә булып, биредәге эшчәнлек белән якыннан танышты.
Балтач урта мәктәбе бу көнне чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды.
Конференциянең республика күләмендә үткәрелүе бер куандырса, җиңүчеләр арасында безнекеләрнең булуы икенче сөенеч дияргә кирәк. Информатика секциясендә гимназия укучылары Ирек Вәлиев, Салават Хәкимов II призлы урын яулады. Ә шул ук белем йортыннан Ансаф Гафетдинов кызыксындыру бүләгенә ия булды. Физика буенча Түнтәр мәктәбеннән Җәүдәт Шәрәфиев - II, Нормадан Расил Мөэминов III урынга лаек дип табылды. Шул ук мәктәптән Денис Герасимов һәм Нөнәгәр урта мәктәбе укучысы Дилә Гариповаларның эше кызыксындыру бүләгенә ия булды. Биология фәне буенча Чепья мәктәбеннән Наталья Жукова - I, Ләйсән Котдусова һәм Дәлия Шамилова - II, Ринат Нуриев (өчесе дә Балтач урта мәктәбе) III призлы урын яулады. Химия буенча Нөнәгәр урта мәктәбеннән Зилә Усманова белән Рамилә Фазылҗанова III урынга, ә Нормадан Миләүшә Фазлыева кызыксындыру бүләгенә лаек булды. География һәм экология фәне буенча Балтач гимназиясеннән Лилия Әхмәдуллина белән Динар Нәҗметдинов, тарих һәм туган якны өйрәнүдән Аилина Сабирҗа-нова II призлы урын яуладылар. Ә Куныр мәктәбе укучысы Диләрә Мөбарәкшинаның эше кызыксындыру бүләгенә ия булды. Узган ел академик кадәр академик Ә.Мазһаровны «телсез» калдырган Норма урта мәктәбе укучысы Илфат Йосыповның эше быел да югары бәяләнде. Аның хезмәте бүген үк фәнни эш итеп бастырып булганлыгы да искәртелде. Ә менә Ландыш Габитованың (Субаш) хезмәте III урынга лаек дип табылды. Ф.Гыйльфанов белән Р.Гариповлар кызыксындыру бүләге иясе булды. Техник иҗат итү секциясендә исә балтачлыларга тиңнәр булмады. Җәүдәт Шәрәфиев (Түнтәр), Ранил Хәкимҗанов (Субаш), Александра Федотовалар (гимназия) беренче өчлектә. Балтач урта мәктәбеннән Зөһрә Мөхәммәтҗанованың эше кызыксындыру бүләгенә ия дип табылды.
Моңарчы район күләмендә генә үткәрелеп, кечкенәрәк масштабта көч сынашкан райондашларыбызның быел зур аудитория каршында чыгыш ясавы, башка җирлекләрдә яшәүче яшьтәшләренә үз хезмәтләрен тәкъдим итеп, җиңүгә омтылу теләге фән үрләрен яулауда зур стимул дияргә кирәк. Якташыбыз Ә.Мазһаров, Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференция быел да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Киләчәктә мондый очрашулар тагын да насыйп булып, фәнгә таба адымнарыбыз ныклы һәм дәвамлы булсын иде.
Рәсемдә: Фәннәр Академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләймановның җиңүчеләрне бүләкләгән мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250