Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Актуаль мәсьәләләр

15нче мартта мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Салавыч урта мәктәбендә «Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр» дигән темага семинар үткәрде.

Бирегә 17 районнан вәкилләр килде. Семинарда педагогика фәннәре докторы Ф.Харисов, күренекле фән эшлеклесе Ч.Харисова, китап авторлары И.Мияссарова, Г.Сафиуллина, Ә. Мөхәммәтҗанова, М.Гарифуллина, Удмуртия Республикасының белем күтәрү институтыннан А.Клементьев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Зәкиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Г. Габдрахманова, мәгълүмати-методик үзәк директоры А.Зәкиева катнашты. Чарада мари, удмурт, рус, чуваш, мордва балаларына татар телен укыту проблемасы, гамәлдә булган дәреслекләр турында сөйләшенде. «Дәрестә рефлексия», «Рус телендә белем бирүче мәктәптә татар телен укыту үзенчәлекләре», «Обучение детей удмуртов татарскому языку, преимущества и трудности», «Проблемы и трудности в преподавании татарского языка детям марийской национальности» дигән темаларга мастер-класслар үткәрелде. Гамәли-практик юнәлеш югары дәрәҗәдә дип бәяләнде һәм татар телен үзләштерүдә тәкъдимнәр кертелде.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250