Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бакчабызда гаилә бәйрәме

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Гаилә тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Көне буе дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.
Без, Кариле балалар бакчасы коллективы, гаиләләр белән тыгыз элемтәдә яшибез. Бу болганчык һәм катлаулы заманда, әзгә генә булса да дөнья мәшакәтьләрен онытып, күңелләрен күтәрү өчен әти-әниләребезне гаилә бәйрәменә җыйдык. Балаларыбыз әти-әниләргә үзләренең матур шигырь, җыр, биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм әти-әниләр һәм балалар катнашында уеннар белән үрелеп барылды.Әти-әниләребез балалары белән горурланып утырдылар. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшыргач, тагын да сөенделәр.
Бәйрәм ахырында әти-әниләр бакча коллективына, төркем тәрбиячеләренә эшләрендә уңышлар теләп, рәхмәт әйтеп таралаштылар. Ә без исә, бәйрәмдә кабынган елмаю җылысы йортларында да дәвам итсен иде дигән теләктә калабыз.
Гөлсинә Галимҗанова, Нурия Сабирова, Кариле балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250