Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бакчабызда көн дә бәйрәм, - ди Кариле балалар бакчасы хезмәткәрләре

Кариле балалар бакчасы коллективы белем һәм тәрбия бирү эшеннән тыш, балаларның ялларын күңелле үткәрү өчен дә актив эш алып бара.

Милли гореф - гадәтләрне саклап калу максатыннан һәм инде якынлашып килүче "Сабантуй" бәйрәме уңаеннан үткәрелгән әрәпә җыю күренеше дә - моның ачык мисалы. Бизәлгән атларга утырып, татар халкының милли җыр һәм биюләре белән үрелеп барылган бу бәйрәм - балаларның күңелендә озак сакланыр, мөгаен.
Әрәпә җыюдан тыш, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан әзерләнгән чыгарылыш кичәсе дә күтәренке рухта үтеп китте. Ел дәвамында өйрәнгән җыр һәм биюләр, күңелле такмаклар, сюрприз өлешләре бәйрәмне тагын да җанландырып, ямьләндереп җибәрделәр. Чыгарылыш төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре бакча мөдиренә, тәрбияче апаларына зур рәхмәтләрен әйтеп өйләренә таралыштылар.
Ә бүген исә бакчабызда шаулап - гөрләп, Сабантуй бәйрәме узып китте. Барлык төркем балалары да, йомырка кабып йөгерү, атка атланып чабу, чүлмәк вату, капчык сугыш кебек уеннарда актив катнашып, төрле бүләкләргә ия булдылар. Гомумән алганда, бакчабызда бәйрәмнәр гөрли!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250